Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2017, 12:44

Күпфункцияле клуб ачылды

Халык көтеп алган куанычлы вакыйга бу юлы Иске Күчәрбай авылында булды. Мәгълүм мәдәният учреждениесе “Бердәм Русия” партиясенең “Урындагы мәдәният йорты” проектын гамәлгә ашыру максатында барлыкка килде. Мондый төр мәдәният учреждениесен ачу кысаларында матди-техник базаны ныгыту, заманча төс бирү һәм иҗат итү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча күләмле эш башкарылган.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыгы оештырылган, анда балалар рәхәтләнеп уйнасын, дөньяны танып-белсен өчен үстерүче уеннар һәм китаплар урын алган, шулай ук дискотека һәм тренажер залы да заманча җиһазландырылган, өстәл теннисы һәм бильярд яратучылар да биредә үзләренә шөгыль табачак.
Тантана уңаеннан кунаклар да килде. Болар — район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге начальнигы А.Р.Мофазалов, Күчәрбай авыл Советы АБ башлыгы Р.Р.Фәрхетдинов, мәдәният идарәсе начальнигы Т.В.Едих, муниципаль район Советы депутаты Н.Р.Ганиев һәм башкалар.
Авылда күпфункцияле клуб ачылу уңаеннан күчәрбайлылар үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм район Мәдәният сарае артистлары катнашлыгында зур бәйрәм концерты оештырган иде. Шунысы куанычлы, авыл биләмәсенең үзешчән сәнгать коллективлары актив концерт һәм театраль эшчәнлек алып бара, район һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелгән барлык чараларда да катнаша, авыл мәдәният йорты данын район смотрларында, фестиваль һәм конкурсларда лаеклы яклый.
Күпфункцияле клуб авылда яшәүчеләрнең җыелышып, мәсьәләләрне хәл итү, мәдәни-күңел ачу чаралары оештыру, шулай ук олысы да, кечесе дә күңеле теләгән шөгыль табарлык һәм гаилә белән ял итәрлек урынга әйләнер дип өметләнәбез.
Хәбәрче.
Читайте нас: