Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2017, 12:38

Җитәкчеләрдән котлау алу күңелле

Мәгълүм булуынча, 90 һәм аннан өлкәнрәк яшен билгеләүче юбилярларга РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау открыткасы тапшырыла. Быел Таң авыл биләмәсендә яшәүче Нуриева Фәвия Фәрәхетдин кызы, Әхиярова Әлифә Мирхәйдәр кызы, Исламова Зөлфирә Котлыәхмәт кызына 90 яшь тулды. Аларга Президенттан котлау хаты һәм район хакимиятеннән бүләкләр тапшырдылар.

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Гафаров Галәүтдин Әвзәлетдин улы унынчы дистәне ваклады. Аны юбилее уңаеннан район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов, авыл биләмәсе башлыгы Марс Фаил улы Гыймалетдинов һәм ветераннар советы рәисе Радик Шәрифулла улы Мофазалов тәбрикләде.
Галәүтдин аганы үз вакытында тырыш хезмәт үрнәге күрсәткәне өчен авылда ихтирам итәләр. Ул гомере буе Агарды урманчылыгында эшләде, фидакарь хезмәте бер тапкыр гына бүләкләр белән билгеләнмәгән. Хаклы ялга чыккач та кул кушырып утырмады. Бүген дә җиң сызганып бакчада эшли, үзенә һәм якыннарына яшелчәләр үстерә. Юбилеена еракта яшәүче туган-тумачалары да кайткан иде. Галәүтдин ага барысын да яхшы кәефтә каршы алды, шундый игътибар бүлгәннәре өчен рәхмәт әйтеп туймады. Чөнки олы кешегә җылы сүз җан азыгы дип юкка әйтмиләр бит.
Р.Мофазалов, ветераннар советы рәисе.
Читайте нас: