Благовар хәбәрләре
+13 °С
Облачно
ВКОК
9 май - Җиңү көне
9 Мая 2020, 10:11

Йөрәк хәтере – үткәннәргә күпер ул

Әле дә хәтердә сугыш турында истәлекләр саклана. Сугышка кадәр безнең авылда һәр йортка радио керде. Бу шундый гаҗәп иде, шундый шатлык, әмма тиздән шул радиодан сугыш башлануын һәм икенче көнне барлык ир-атларны да Ватанны саклауга чакыруларын ишеттек. Шунда ук барысы да ятим калды, хатын-кызлар, балалар, картлар... Колхозда бөтен эш кулдан алып барылды, картлар һәм балалар җәлеп ителде, ә хезмәт бушка, “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән лозунг белән оештырылды, һәм дүрт ел дәвамында без ял да, бәйрәмнәрне дә белмәдек.

1941 елның көзенә табан авылга Белоруссиядән, Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр килә башлады, барысы да җәйге киемнәрдә. Салкыннар килеп җитте, аларны да колхозда эшкә җәлеп итә башладылар. Авыл халкы бу кешеләргә булдыра алганча ярдәм итте. Минскидан өч гаилә минем аеруча истә калды: Козловлар, Бельскийлар, Василевскийлар, һәр хатынның икешәр баласы бар иде. Әниебез алар белән дуслашты, бар нәрсәләре белән уртаклашты: бәрәңге, яшелчә, ә иң мөһиме, сыерыбыз, сөтебез бар иде. Өйдә җиде кеше яшәдек: ике хатын һәм 4-11 яшьлек биш бала.

Хәтеремдә, бездә колхоз ихтыяҗлары өчен киндер үстерделәр, картлар үзләре бау, дилбегәләр, эш ат-сыерлары өчен төрле җигү кирәк-яраклары ясадылар. Тракторлар юк иде, ә киндерне, йомшак булсын өчен, елгага салдылар. Аннан алырга өлгерми калдылар, салкыннар башланды. Шунда Белоруссия кызы Козлова Ефросинья Ефимовна биленнән диярлек суга кереп, киндер көлтәләрен тартып чыгарды, без, балалар, бу апаның эшен карарга бардык. Кием-салым, аяк киеме юк, салкыннарга кадәр мәктәпкә яланаяк йөгерә идек.

Барлык кече яшьтәге мәктәп укучылары дәресләрдән соң кырга башак җыярга йөри, яшүсмерләр өлкәннәр белән беррәттән хезмәт сала иде. Кыш көне һәр хатын-кызга армия өчен билгеле бер күләмдә җылы оекбашлар һәм биялиләр бәйләргә туры килде. Яшүсмерләр әниләренә колхозда булыша, кечкенәләре хуҗалык алып барырга өйрәнә, мал-туар, бакча карый, балалар бик тиз кул арасына керә. Хатын-кызлар барысына да түзде, сугыш чоры балалары үсеп җитте һәм картайды, әмма хәтер ул елларның һәр көнен саклый, сугыш чоры балаларының балачагы булмады.

Минскидан килгән гаиләләр баштарак дошман тылында калган ирләренең язмышы турында берни дә белми иде. 1943 елда ирләренең исән булуын һәм Белоруссиядә дошманга каршы көрәш буенча куәтле партизан берләшмәсен оештыруларын белеп калгач, алар белән элемтә урнаштырдылар. Бу гаиләләр, ирләренең, әтиләренең язмышлары турында белгәч, елый-елый шатланды, аларның куанычының чиге булмады. Алар белән бергә без, авыл халкы да сөендек. Козлов Василий Ивановичка Ватаныбызның иң югары бүләге – Ленин ордены һәм Советлар Союзы Герое алтын йолдызы бирелә.

Белоруссияне азат иткәннән соң, В.И.Козлов Минск шәһәрендә яши һәм партиянең өлкә һәм шәһәр комитетын җитәкли, аның иңенә сугышта җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу буенча көндәлек эшләр һәм мәшәкатьләр ята. 1948 елда аны Белорус ССРы Югары Советы Президиумы рәисе итеп сайлыйлар.

Минскны азат иткәннән соң, өч гаилә дә туган шәһәренә әйләнеп кайта. Әниебез Козлова Е.Е. белән бик озак хат алышып торды, аның ире 1967 елның 2 декабрендә вафат булды. Белоруссиянең Бөек Ватан сугышы тарихы дәүләт музеенда Советлар Союзы Герое В.И.Козловка багышланган мемориаль зал булдырылган.

Мин, Башкортстанның Благовар районы Коб-Покровка авылында туып-үскән Вера Ивановна Киселева язмыш кушуы буенча 62 ел инде Белоруссиядә яшим, әмма хәтер шул авыр сугыш елларын бер хилафсыз саклый һәм мин бу кешеләр турында зур хөрмәт белән искә алам.

Авылыбыз аша юл үтә иде, бу юл буйлап арбаларда, кышын чаналарда ашлык ташыйлар, армияне тәэмин итү өчен элеваторга, колхозчыларга еллык хезмәтләре өчен аз гына бирәләр дә, барысын да диярлек киләсе елга орлыкка салалар, армияне тәэмин итүгә җибәрәләр. Йөк ташучы атлар арыган, ач, хәлсез иде, кайберләре түзәлмичә, юлга егыла. Безгә аягына баса алмаган атларны күрү бик аяныч иде.

Йорт хуҗалыгында иң мөһиме — сыерны саклап калу, ачлыктан бердәнбер коткаручы чара – сөт. Сыерга печәнне балалар әзерли, үләнне кайда куллары белән өзә, кайда урак белән ура, җилкәләренә салып өйгә алып кайта, бу җәен-көзен шулай дәвам итә. Ярдәмгә салам килә, кышын утын юк, салам ягып, мич җылытып, шунда йоклыйбыз, киемнәрне киптерәбез.

Мәктәпкә иртән барабыз да, дәресләрдән соң – башак җыярга чыгабыз, кич белән дәрес әзерлибез, китап-дәфтәр җитми, авылга берничә дәреслекне алмашлап укыйбыз.
Әни кичтән соң гына арып кайта, иртүк чыгып китә, ә без йоклап калабыз. Без кечкенә балалар кичке аш әзерлибез, тагандагы чуенда бәрәңге пешерәбез, тауларга җиләк-җимеш җыярга йөрибез, алар безгә баллы кебек тоела, чөнки дүрт ел без кәнфит тә, шикәр дә күрмәдек. Авыл хатыннары тәүлек буе колхозда ал-ялсыз эшли, еллар буена акча алмый, аларга елына берничә кило ашлык бирелә, шуның белән гаиләне туендырырга, балаларны мәктәпкә киендерергә кирәк иде.

Хәтеремдә, авырып киттем, җәй иде, әни төшке ашка кайтты, шулвакыт күршебез Настя апа керде, ә мин идәндә йоклап ятам. Ул миңа карады да: “Наташа, бала үлә бит, исән калмас, йоклаганда күзләре ябылып бетмәгән”, – ди. Мин аны ишеттем һәм үлем мине күрмәсен өчен, күзләремне чытырдатып йомдым. Авылда мәет булса, ул минем күз алдымда тора иде. Куркуымнан йоклый алмадым, ә Таня әни белән караватта, без Лева белән мич башында йоклый идек. Шул вакытта мин әни янына, аларның аяк очларына гына булса да ятарга тырыша идем.

Бервакыт Лева авырып китте, аны Языково дәваханәсенә салдылар. Әнигә эшләргә кирәк иде, ә Леваны хәрәкәтләндерергә, үзе йөри алмагач, күтәреп йөртергә кирәк. Әни эштән соң кичен дәваханәгә китә һәм аны төн буе кулларында йөртә дә, иртә таңнан өйгә кайта, кабат эшкә йөгерә. Лева озак савыкты. Авыруның сәбәбен хәтерләмим дә инде, тик ул чакта тиф йөри иде, күпләр исән калмады. Әни аңа ничек тә ярдәм итәргә тырыша, сөтне аңа дип алып куя иде. Бәрәңгене көрәк белән утырттык – әни казый, без салабыз. Көз көне әни иртән бер кишәрлек казып китә, ә безгә – җыярга, ул өйгә кайткач, базга ташыйбыз. Бу истәлекләр бик авыр…

Вера КИСЕЛЕВА, Борисов шәһәре, Белоруссия.

Читайте нас