Благовар хәбәрләре
+13 °С
Облачно
ВКОК
9 май - Җиңү көне
9 Мая 2020, 10:14

Командирның наказы үтәлгән

Мин – сугышта катнашучының кызы. Күптән түгел документлар актарып утырганда кулыма 30 ел элек язылган бер хат килеп эләкте. Аның кемнән һәм кемгә икәнен үзегез укып белерсез. Ул, кыскача әйткәндә, минем әтием, кыю йөрәкле сугышчы турында.

“Исәнмесез, Людмила!
Сезгә әтиегезнең полкташы, 143нче артиллерия бригадасының 3нче батареясының элекке командиры Аглицкий Владимир Семенович яза. Әтиегезнең якты истәлегенә тирән хөрмәт белән сугарылган бай эчтәлекле хатыгыз өчен зур рәхмәт. Без, полкташлары күңелендә дә Григорий Никитович батыр йөрәкле, тырыш, фидакарь сугышчы буларак саклана.

Григорий Никитович минем батареяда хезмәт итте, ә 1944 елда шушы ук дивизиянең автомеханигы булды. Орудиеларны сөйрәп йөрүче тягачларның төзеклеге өчен җавап бирә иде. Бик зур бурыч йөкләтелгән иде аңа, чөнки тягачлар иске, юлсызлык шартларында бик еш ватылдылар, ә запчасть белән беркем дә тәэмин итмәде. Григорий Никитовичның алтын куллы, акыллы булуы аркасында гына алар хәрәкәт итте, һәм без Эльбага кадәр дошманны бертуктаусыз куалап бардык.

Еш кына орудиены аңа дошманның ут яңгыры астында күчерергә туры килде. Әмма курку белмәс Григорий Никитович аларны тиешле урынына урнаштырмый һәм ут ачмый торып, үзенә сыеныр урын эзләми торган иде. Ә без хәрби бурычны үтәгәннән соң, орудиены шулай ук ышанычлы төстә яу кырыннан алып чыгар иде.

Бернинди хәлләрдә куркып калмаганы, эшкә сәләтлелеге, аннан бигрәк танышларына да, таныш булмаганнарга да ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы кеше булганы өчен Григорий Никитовичны бик яраттык.

Шулай булгач, Людмила, әтиегез белән хаклы рәвештә горурлана аласыз, бала-оныкларыгызга да моны яхшылап аңлатыгыз”.

Безнең бәхеткә, әтиебез фронттан исән-сау әйләнеп кайта. Потяев Григорий Никитович 1918 елда туган, 1939 елның ноябрендә БашЦИК исемендәге совхоздан Кызыл Армия сафларына алына. 1941 елның 22 июненнән Көнбатыш фронт составында Кызыл Байрак Суворов орденлы 143нче артиллерия бригадасында хезмәт итә. Ә сугышны шушы ук бригадада Икенче Белоруссия фронты составында тәмамлый. “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Җиңү өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” медальләре, Кызыл Йолдыз, 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң БашЦИК исемендәге совхозда эшләде. Әниебез белән өч балага гомер бүләк иттеләр. Кадерлебез 1978 елның октябрендә вафат булды. Әтиебез, бабабыз турында якты истәлекне кадерләп саклыйбыз. Ягъни командирның наказын лаек-лы үтибез.

Ихтирам белән Людмила Григорьевна Котенко.

P.S. Әйтергә кирәк, Мир- ныйда бүген дә мактауга лаек кешеләр күп. Алар турында район гәзите битендә язмалар чыгып кына тора. Әйтерсең лә, бу җирдә Григорий Потяев кебек данлыклы кешеләр генә туа. Солдат аның крестьян эшен дәвам итүчеләр, җирдә тыныч тормышны саклаучылар булганда тыныч йоклый ала.

Читайте нас