Безнең районда фоторәсемнәрдән коллаж ясарга планлаштырыла. Әгәр анда сезнең Бөек Ватан сугышында катнашучы якыннарыгыз яисә туганнарыгызның да фотосы булуын теләсәгез, ветеран белән фотога төшеп Liliya_ft@mail.ru электрон адресына җибәрегез.
Без социаль челтәрләрдә дә шундый ук чакыру белән чыккан идек. Һәм анда 50дән артык кеше җавап бирде дә инде. Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Лилия Гыйльманова килгән фоторәсемнәрдән тәүге коллажны ясады (рәсемдә). Ә Җиңү көненә Лилия Таһир кызы ветераннарның бөтен фотоларыннан торган видеоролик әзерләячәк. Үз чиратыбызда, без дә фоторәсемнәрдән төзелгән коллажларны бастырачакбыз.