Мин яшәргә
телим бирер өчен
Илгә соңгы
йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, Туган ил өчен.
Түзә алмабыз,
кара кан да коярбыз —
Басарбыз,
киртәләргә бирмәбез юл:
Теләсәләр, асарлар,
без үләрбез,
Ләкин һичбер
вакытта булмабыз кол.
Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуга тугыз ел тула. Ул һәйкәлгә “Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә”, дип язылган.
Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургның Василеостровский районында Урта проспект һәм Гавань урамнары кисешкән скверда урнашкан. Аны Башкортстанда туып-үскән скульптор, Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы Әхнәф Зыякаев иҗат итте. 2011 елның 19 маенда һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.
Муса Җәлил Ырынбур өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1919 елда комсомолга керә. 1929 елдан ВКП(б) әгъзасы була. Гражданнар сугышында катнаша, Дутов армиясе белән көрәшә. Шул вакытта аның беренче шигырьләре басыла.
Төньяк башкалада Муса Мостафа улы Җәлиловка һәйкәл ачылу табигый. Бөек Ватан сугышы барышында шагыйрь, өлкән политрук һәм “Отвага” гәзите хәбәрчесе буларак, Ленинград һәм Волхов фронтларында көрәшә. 1942 елда яраланып әсирлеккә эләгә. Әмма тоткынлыкта — Шпандау концлагеренда да фашизмга каршы көрәшне туктатмый. Яшерен татар оешмасы — “Идел-Урал” легионы әгъзасы буларак зур эш алып бара, төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Ләкин бер бәндә аларны сата. Гестапочылар Мусаны Берлинның Моабит төрмәсендәге аерым камерага яба. Ихтыярын сындыра алмагач, үлемгә хөкем итәләр — 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлилнең башка көрәштәшләре белән бергә, гильотинада башларын кисәләр.
Озак вакыт Муса Җәлилнең язмышы билгесез була. Фидакарь эзләнүләр шагыйрьнең фаҗигале язмышын ачыкларга ярдәм итә. Муса Җәлилнең төрмәдә язган “Моабит дәфтәре”н бельгияле антифашист Андре Тиммерманс алып кайта һәм Советлар Союзы консулына тапшыра. Немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) (үлгәннән соң) СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге указы белән “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була. Дәфтәрләр Татарстанның Дәүләт музеенда саклана.
Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне онытмый. Ел саен петербурглылар герой-шагыйрь һәйкәле янына мәдәни чарага җыела. Шагыйрьне хөрмәтләп-олылап, чәчәк гөлләмәләре сала.
Зәрия Хәсәнова,
журналист.
Санкт-Петербург шәһәре.