Благовар хәбәрләре
+13 °С
Облачно
ВКОК
9 май - Җиңү көне
20 Марта 2020, 19:32

Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү

Тарихи хәтерне саклау максатында һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү йөзеннән Русия Федерациясе Президентының 08.07.2019 ел “Русия Федерациясендә Хәтер һәм дан елын үткәрү турында” 327 санлы Указына ярашлы 2020 ел Русия- дә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде.

2019 елда Калининград өлкәсендә Көнчыгыш Пруссия территориясендә барган сугышларда һәлак булган совет яугирларын җирләү урыннарын ачыклау буенча моңарчы булмаган акция башланды. Оборона министрлыгының бастырылган архивлары аркасында Калининград тарихчылары, туры килмәүләрне һәм мемориаль плитәләр һәм документлар тутырганда җибәрелгән хаталарны ачыклап, җирләнгән һәм исемнәре мәңгеләштерелгән солдат һәм офицерларның исемлекләрен берәмтекләп тикшерә.

Бүген мәгълүматлар базасында Калининград өлкәсе мемориалларында һәм Польша һәм Литвада якындагы хәрби җирләү урыннарында мәңгеләштерелгән 145 меңнән артык совет яугирлары турында мәгълүмат саклана. Яу кырында башын салган туганнарыгыз турында мәгълүматларны дөресләү өчен www.kpko.ru сайтында Калининград өлкәсенең электрон “Хәтер” китабыннан файдаланырга мөмкин.

Мәскәү янындагы “Патриот” паркында Русия Федерациясенең Кораллы Көчләренең Баш чиркәвен төзү һәм “Хәтер юлы” музей комплексын булдыру тәмамлана.

Благовар районында туган Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлеген мәңгеләштерү өчен туганнарыгызның, сугышта катнашучыларның фоторәсемнәрен (хезмәте турында мәгълүматлар белән) тапшыруыгызны үтенәбез.

Мәгълүматларны БР, Бүздәк авылы, Интернациональ урамы, 6 адресы буенча Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссариатына тапшырырга мөмкин.
Хәрби комиссариатның эш вакыты: дүшәмбе – җомга 8.30дан 16.30га кадәр, төшке ял – 12.30-13.15, пәнҗешәмбе – кабул итү үткәрелми. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

А.КАМАЛЕТДИНОВ, БР Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары.

Читайте нас