БСТ телеканалында билгесез фактлар чыгарылышларының берсендә безнең район кешесе Солтан Нурмөхәммәт улы Валетовның тарихы бәян ителде.
Белоруссиядә, Дятловның Халык даны музеенда, “Партизаннар хәрәкәте” бүлегендә благоварлының фоторәсеме эленеп тора. Ул Бөек Ватан сугышы елларында биредәге Липичанск урманында урнашкан Ленин бригадасының танылган партизаны була. Бригадада аны урысча Александр Михайлович дип йөртәләр.
— 1942 елның сентябрендә Валетов дошманнар елгага батырган бронемашинаны чыгара һәм төзәтә. Моның өчен ул төркем җыя һәм, засада оештырып, запчасть төялгән йөк автомашинасын кулга төшерә. 42нең октябрендә Рудо-Яворская гарнизонын тар-мар иткән вакытта, бронемашинага командалык итеп, иптәш Валетов окоптан дошманнарны бәреп чыгара. Ә бер елдан Валетов ике тапкыр шартлатылган Т-34 танкын төзәтә, — аның полкташының хатирәләрендә шундый юллар бар.
Солтан Валетов русча исеме белән, Александр Михайлович Валетов дип исәпләнгән. Сугышчан юлын танкчы-механик булып башлаган, әмма озак та үтми әсирлеккә төшкән, бәхетенә, аннан качуга ирешкән, берничә ай җәяү атлаган, партизаннарга барып эләккән һәм үзен Александр Михайлович дип таныштыра, — дип сөйли БСТ журналисты Фәйрүзә Фәтхуллина.
Шулай итеп, якташыбыз арытаба Белоруссиянең партизаннар отрядлары составында сугыша. Урындагы Халык даны музеенда аның батырлыгы бәян ителгән документлар саклана. Мәсәлән, Валетов берничә дошман гарнизонын җимерүдә катнашкан. Шәхсән ул дошманның 16 эшелонын һәм тимер юл күперен шартлаткан. Хезмәт итү чорында ике тапкыр яраланган. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән һәм Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим ителгән.