«Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең яңартылган порталында Хәтер һәм Дан елы чараларына 50 меңнән артык волонтер заявка биргән. Битараф булмаган яшьләр Хәтер һәм Дан елының төп чараларын оештыруда ярдәм итәчәк.
- Без 100 мең волонтер әзерләргә планлаштырабыз, алар зур чараларны оештыручылар гына түгел, реаль ярдәм дә күрсәтә алачак. Бу - ветераннар турында кайгырту, истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү һәм башка бик күп нәрсәләр. Моннан тыш, "волонтерыпобеды.рф" Җиңү порталында теркәлгән һәр волонтер мобиль платформада махсус белем алачак, - дип үз фикерен җиткерде хәрәкәт җитәкчесе Ольга Амельченкова.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда, шулай ук, Хәтер һәм Дан елының волонтерлар корпусына теләүчеләрне туплау бара. Хәзерге вакытта бездә 842 кеше теркәлгән. 13-15 мартта Октябрьский шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны тормышка ашыруга волонтерлар әзерләү буенча республика белем бирү форумы узачак. Башкортстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан форумга "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенең урындагы бүлекчәләре җитәкчеләре җыелачак.
Башкортстанда Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан "Җиңү хаты", "Георгий тасмасы", "Хәтер бакчасы", "Кызыл гвоздика" Бөтенрусия акцияләре оештырылачак. Шулай ук «Бердәм Русия» партиясе белән берлектә "Җиңү диктанты" Бөтенрусия акциясен үткәрү планлаштырыла. - Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү безнең барыбыз өчен иң мөһим бурычларның берсе, - ди Башкортстан буенча "Җиңү Волонтерлары" хәрәкәте төбәк координаторы Александр Юдин.
- Бу вакыйгалар истәлеген без һәрвакыт сакларбыз, халкыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмасын өчен киләсе буыннарга тапшырачакбыз.
Фото: kitnk.org
Источник: kiziltan.rbsmi.ru