Башкортстаннан 800дән артык кеше Хәтер һәм Дан елында ярдәм итәргә теләк белдергән.
"Җиңү волонтерлары" бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәт порталында Хәтер һәм Дан елы чараларына 50 меңнән артык ирекмән заявка биргән. Битараф булмаган яшьләр Хәтер һәм Дан елын оештыруда ярдәм итәчәк.
- Без 100 мең волонтер әзерләргә планлаштырабыз, алар ветераннар турында хәстәрлек күрәчәк, истәлекле урыннарны һәм яугирләр җирләнгән урыннарны төзекләндерәчәк. Моннан тыш, волонтерыпобеды.рф порталында теркәлгән һәр кеше махсус уку үтәчәк, - диде хәрәкәт җитәкчесе Ольга Амельченкова.
2020 елның 1 гыйнварыннан республикада Хәтер һәм Дан елы волонтерлар корпусына җыю бара. Әлеге вакытта 842 кеше теркәлгән. 13-15 мартта Октябрьский шәһәрендә волонтерларны әзерләү буенча республика форумы үтәчәк.
Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенең урындагы бүлекчәләреннән җитәкчеләр җыелачак. - Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына игътибар һәм хәстәрлек күрсәтү безнең өчен иң мөһим бурычлаоның берсе, - ди "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенең төбәк координаторы Александр Юдин. - Ул вакыттагы вакыйгалар турындагы истәлекләрне без хәтердә саклаячакбыз һәм киләсе буыннарга тапшырачакбыз. Волонтерыпобеды.рф сайтына керегез, теркәлегез һәм тарихын онытмаучыларга кушылыгыз.