Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2021, 20:36

Эшкуарларның исәбен алалар

Кече бизнес вәкилләренә үзләре турында сөйләргә тәкъдим иттеләр.

Республикада үтүче кече бизнесның икътисади исәбен алу чын картинаны күзаллау мөмкинлеге бирәчәк: эшкуарлар нәрсә белән шөгыльләнә, нәрсәгә акча тотына һәм күпме керемнәр ала, аларда ничә кеше эшли һәм хезмәт хаклары нинди? Моның ни өчен кирәк булуы һәм нәрсә бирәчәге турында “РБ” гәзитенә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең БР буенча территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев сөйләде.
— Исәп алу нидән гыйбарәт?
— Санлаштыру шартларында һәм бюджет акчаларын экономияләү максатында статистика органнары традицион тоташтан күзәтү ысулларыннан баш тартты – респондентларның йортларына барып сораштыру үткәрелмәячәк. Монда электрон технологияләр һәм ресурслардан файдалануга басым ясалачак. Исәп алуга 122 меңнән күбрәк респондентны, шул исәптән 73 мең шәхси эшкуарны җәлеп итмәкчеләр. Шул исәптән 54 мең потенциаль респондент Уфада теркәлгән.
Исәп алуда катнашучыларның исемлеге Статистик регистр һәм Федераль салым хезмәтеннән алынган мәгълүматлар нигезендә төзелгән. Дөрес, кече бизнесның югары мобильлеге аркасында кече предприятиеләр һәм шәхси малтабарларның адресларын, электрон һәм телефон бәйләнешләрен бик еш тикшереп торырга туры килә.
Икътисади исәп алу анкетасын дәүләт хезмәтләре порталында, Башкортостанстат сайтында (санлы электрон култамга булганда) яисә электрон документлар әйләнеше операторлары ярдәмендә тутырырга мөмкин. Шулай ук аны кәгазь йөрткечтә Башкортостанстат бүлекчәсенә илтергә яисә почта аша җибәрергә була.
— Кече бизнес исәп алуга ничек карый?
— Нигездә уңай. Без күзәтү, фискаль максатлар куймыйбыз. Безнең бурыч – республикада кече бизнес торышын реаль чагылдыручы гомумиләштерелгән мәгълүмат булдыру. Респондентларга конфиденциальлек һәм алынган мәгълүматны тоташтан күзәтүнең барлык этапларында саклау гарантияләнә. Бернинди шартларда да ул салым органнарына яисә прокуратурага тапшырылмаячак, бу закон тарафыннан тыелган. Моны аңлаучылар исәп алуга адекват карый. Әлбәттә, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Мондый эшкуарларга штраф санкцияләре турында исләренә төшерергә туры килә.
— Исәп алуда катнашудан баш тарткан өчен штраф салырга мөмкиннәрме?
— Әйе, отчет бирмәгән яисә ялган мәгълүматлар биргән өчен штраф каралган.
— Малтабар нинди мәгълүматлар бирергә тиеш?
— Бланклар гади генә сораулардан тора. Бизнес субъектының урнашу урынын, икътисади эшчәнлек төрләрен, күпме табыш алынуын, төп средстволар бәяләрен һәм составын, төп капиталга инвестицияләр күләмен һәм юнәлешләрен, эшләүчеләр санын һәм аларга исәпләнгән хезмәт хакын күрсәтү таләп ителә.
Моннан алда булган исәп алудан аермалы буларак, анкетадан җитештерүгә тотынылган чыгымнарга һәм товар сатуга кагылышлы сораулар алынган.
— Тоташтан күзәтү нәтиҗәләре кайда һәм кайчан бастырылачак?
— Исәп алу йомгаклары Росстат һәм Башкортостанстат сайтларында урнаштырылачак. Тоташ Русия буенча, шулай ук төбәкләр буенча якынча нәтиҗәләр 2021 елның дүртенче кварталында мәгълүм булачак. Соңгы, детальләштерелгән йомгаклар, шул исәптән икътисади эшчәнлек төрләре, шәһәрләр һәм районнар буенча, 2022 елның 1 июленә кадәр игълан ителәчәк.
Галина Тряскина әзерләде (“Республика Башкортостан”, 9 март, 2021 ел, 27нче сан). Кыскартып басыла.
Фото: asmobel.ru
Читайте нас: