Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2021, 20:23

Балалар өчен «Путин» пособиеләрен яңача түлиләр. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?

Агымдагы елның апреленнән өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар өчен пособиеләрне рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре көченә керә. Иң мохтаҗлар өчен аның күләме ике тапкыр — 10077 сумга кадәр арта. Шушы хакта указга ил Президенты Владимир Путин кул куйды. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре ярдәмендә пособие билгеләү нечкәлекләре белән таныштырабыз.

Башкортстанда 2021 елга балалар өчен яшәү минимумы — 10077 сум. Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр (ягъни балага сигез яшь тулганчы) балалар тәрбияләүче барлык ата-аналар ала торган пособиенең база күләме әлеге сумманың 50 процентын тәшкил итә, ягъни һәр балага – 5038,5 сум.
Бу акчаны алгач та, гаилә барыбер аз керемлеләр исәбенә керә икән, балага түләү 7557,75 сумга кадәр арта (яшәү минимумының 75 проценты). Әгәр бу очракта да керем күләме яшәү минимумына җитми икән, түләү 10 077 сум булачак.
Әлеге вакытта Башкортстанда мондый түләүне 100 меңгә якын гаилә ала. Керемнәре элекке дәрәҗәдә сакланган очракта аларның 45 меңгә якыны — һәр балага 10 077 сум, 40 мең гаилә — 7 557,75 сум һәм 15 меңгә якын гаилә 5 038,5 сум алачак.
Аерым мисалда карыйбыз.
Ивановлар гаиләсендә биш кеше: ир белән хатын һәм өч кечкенә бала яши, икесе – 3 яшьтән 7 яшькә кадәр. Аларның гомум хезмәт хакы — 30 мең сум. Гаиләгә күпме акча тиеш?
Гаиләнең гомум кереме — 40 077 сум (хезмәт хакы һәм ике «база» балалар пособиесе — 5038,5әр сум). Бу гаиләнең һәр әгъзасына 8015,4 сум туры килә дигән сүз. Бу да яшәү минимумыннан азрак. Димәк, гаилә ике балага да 10 077шәр сум алачак.
Мөһим яңалыклар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: быелдан пособиене исәпләгәндә рәсми керемнәр һәм сезнең милек исәпкә алыначак.
Гаиләнең балигъ булган һәр әгъзасы рәсми рәвештә 12 ай эшләвен расларга тиеш. Бу болай исәпләнә: гариза бирү көненнән дүрт ай артка чигерелә һәм аннан алдагы бер ел исәпләнә. Ягъни быел апрельдә гариза бирәсез икән, 2019 елның декабреннән 2020 елның ноябренә кадәр керемнәрне күрсәтергә кирәк.
Болар:
рәсми хезмәт хакы, шул исәптән гражданлык-хокукый килешүләр буенча да,
үз бизнесыңнан кергән керем, үзмәшгульләр керемен дә кертеп,
пенсияләр,
стипендия була ала.
Кеше мондый керемгә ия була алмаган берничә искәрмә бар:
Гаилә күпбалалы һәм ата-ананың берсе эшләми, чөнки балалар тәрбияли.
Баланы бердәнбер ата яки ана тәрбияли (икенче ата яки ана вафат булган, яисә билгесез дип танылган).
Ата яки ана декрет ялында, өч яшькә кадәр баланы карыйлар.
Кеше 80 яшькә җиткән инвалидны яки карт кешене карый.
Гаилә әгъзасына 23 яшьтән азрак, һәм ул колледжда яки вузда укыган.
Гаилә әгъзасы өч айдан артык авырып, дәваланган.
Кеше эш эзләгән һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торган.
Гаилә әгъзасы армиядә хезмәт иткән (плюс демобилизациядән соң өч ай).
Кеше төрмәдә җәза срогы үткән (плюс иреккә чыкканнан соң өч ай).
Милеккә килгәндә исә, бу таләп гаделлек саклансын өчен кертелә. Мөгаен, һәркемнең пособие алган, ә үзләре яңа «Лексус»та йөргән һәм һәр баласына затлы фатир сатып алган «аз керемле» танышлары бардыр. Яңалыклар законнардагы әлеге гаделсезлекләргә чик куя. Хәзер пособие алу өчен мотлак билгеләнгән минимумга сыешырга кирәк (инфографиканы карагыз).
Мөһим аңлатмалар: сайларга кирәкми, һәр графадагы милеккә ия булырга мөмкин. Ягъни йортлы да, фатирлы да, дачалы да, көймәле дә, машиналы да булырга мөмкин. Иң мөһиме — билгеләнгән чикләрдән чыкмаска. Әгәр гаилә аларны күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм сыйфатында алган булса, фатир, йорт яки җир участогы исәпкә алынмый. Күп балалы гаилә яки анда инвалид булса, яки транспорт чарасы социаль ярдәм чарасы буларак бирелсә, ике машина, ике мотоцикл һәм хәтта ике трактор да тотарга мөмкин.
Нинди дә булса сәбәпләр аркасында сез яңа таләпләргә туры килмисез икән, арттырылган түләүләрне ала алмаячаксыз, шулай да моңа кадәр гариза тапшырганнан алып бер ел узганчы акча элекке күләмдә килүен дәвам итәчәк. Әйтик, сез 2020 елның ноябрендә пособие алу өчен гариза биргәнсез һәм 4984,5 сум акча аласыз ди, ә сезнең милектә арендага бирелгән өч фатир бар. Сез арттырылган пособие ала алмаячаксыз, ләкин 2021 елның ноябренә кадәр элеккечә 4984,5 сум акча килүен дәвам итәчәк.
Гаризаны кая бирергә?
Документлар кабул итү агымдагы елның 1 апреленнән башлана. Чиратларда тормагыз, 31 декабрьгә кадәр вакытыгыз бар. Гаризаны түбәндәгечә бирергә мөмкин:
«Дәүләт хезмәтләре» порталы аша;
сезнең өчен уңайлы Күпфункцияле үзәк офисында;
алдан язылу буенча үзегезнең халыкка социаль ярдәм күрсәтү учреждениесе филиалында.
«Кайнар элемтә» телефоны: 8 (347) 200-80-80. Эш вакыты: 8.30дан 17.30 сәгатькә кадәр. Ял көннәре — шимбә һәм якшәмбе.
Тагын нәрсәләрне белү мөһим?
Арттырылган түләүләр гариза биргәннән соң килгән ай ахырында киләчәк һәм акчаны ел башыннан барлык айлар өчен алачаксыз. Мәсәлән, сезнең балагызга дүрт яшь. Сез апрельдә гариза бирәсез, ә май ахырында, гыйнвар, февраль, март һәм апрель, ягъни барлык айлар өчен дә яңадан исәпләнгән түләүләрне алачаксыз. Әмма балагызга өч яшь мартта гына тулса, яңадан исәп-хисап ясау марттан булачак.
- Түләүләр балага өч яшь тулган көннән башлана һәм сигез яшь тулган көнне тәмамлана. «Тарификация» көннәр буенча бара, шуңа күрә, әгәр баланың туган көне айның 15нче көнендә икән, беренче һәм соңгы айда сез түләүнең яртысын гына алачаксыз.
- Таләп ителгән документларның бердәм исемлеге юк. Хәл-шартларга карап, ул төрле. Мәсәлән, гаиләдә студентлар бар икән — стипендия турында белешмә, ә кемдер көч структураларында хезмәт итсә, өстәмә түләүләр турында документ кирәк булачак.
Шуңа да иң тәүдә «кайнар элемтә» телефонына шалтыратырга һәм тәгаен сезнең очрак буенча консультация алырга киңәш итәбез.
Читайте нас: