Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2021, 20:29

Алия Европаны яулый

Горур атлап йөрү, максатка омтылучан караш, балериналарга охшаш матур буй-сын, көчле характер – бер кешедә шулкадәр сыйфат сыешып яшәргә мөмкинме? Мөмкин икән.

Языково авылыннан Алия Уразмәтова нәкъ шундыйлардан. Шушы көннәрдә ул “Дөнья экологиясе миссы-2021” халыкара матурлык конкурсында республика һәм ил исеменнән чыгыш ясаячак.
— Ул ике яшьлек чагыннан бии башлады, нәфис кулларының хәрәкәтләре кошларның канат кагуын хәтерләтә иде, шуңа без аны яратып “кошчыгыбыз” дип йөрттек, — дип хәтерли оныгының балачагын нәнәсе Венера Асаева.
Районда хөрмәтлеләрдән саналган хореографлар коллективларында шөгыльләнеп, кыз балачагының күп өлешен биюгә багышлый. Шул ук вакытта укуга да җитди игътибар бүлә. Беррәттән төрле түгәрәкләргә йөреп, тырышып укый һәм Языково урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлауга ирешә. Арытаба Алия Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керә. Техник юнәлешне сайласа да, кыз күңеленә илһам бирүче шөгыльләрен дә ташламый. Алия да тамашачыларның яраткан биючесенә әйләнгән “Дәртле яшьлек” ансамбле районда узган бер генә мөһим чарада да катнашмый калмый.
Яшь биюченең бүгенге тагын бер мавыгуы – модель эше. Моңа да алшартлар балачагында ук булган – 8 сыйныфта укыган чагында “Мәктәп миссы” конкурсында үзен сынап караган, ә унынчы сыйныфта аның титулын яулаган.
2020 ел сентябрендә Алия модельләр мәктәбендә уку үтә. Курслардан соң “Уфа миссы” конкурсында катнашып, “Мисс грация” титулы ала. Әлеге конкурста җиңүе аркасында кыз “Miss Bash Models” модель агентлыгының топ-составына керә.
Башка кызлар белән беррәттән безнең Алия планетада экологияне саклауга юнәлтелгән халыкара матурлык конкурсы узачак кызу кояшлы Египетны яулаячак. Үзенә генә хас ныклыгы белән, Сахара далалары җиле сыман, бөтен киртә һәм сынауларны үтеп, баллар туплап, туган ягына сөенечле хәбәрләр белән кайтыр, дип көтәбез.
Читайте нас: