Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2021, 19:31

Z буыны сәламәтлек… һәм исәп алуны сайлый!

Z буыны, 1930нчы еллар яшьләре кебек үк, спортка мөкиббән дип саныйлар. 11 мартта 90 “яшен” билгеләгән ГТО хәрәкәтенең бүген популяр булуы шуның белән аңлатыла. Русиядә яңадан тергезелгән ГТО хәрәкәтендә катнашучылар алты ел эчендә 14,4 миллионнан артып китте, бу 6 яшьтән өлкәнрәкләрнең 10%тан күбрәге дигән сүз. Оештыручыларның максаты – спорт программасына быел ук 24 миллионга якын кешене җәлеп итү, ә медаль алучылар санын 7 миллионга кадәр җиткерү.

Соңгы еллар күрсәтүенчә, Z буыны вәкилләре – 2003 елдан соң туган балалар һәм яшүсмерләр спорт белән җитди шөгыльләнә. Спорт белән мавыгудан тыш, әлеге буын вәкилләре тугры, түзем булулары, кагыйдәләрне үтәүләре белән аерылып тора. Атап әйткәндә, бу Z буыны вәкилләренең, гаилә коргач, “Бер гаилә гомер буена” моделе буенча яшәячәген күрсәтә. 2002 һәм 2010 еллардагы Бөтенрусия халык исәбен алу нәтиҗәләренә ярашлы, илдә аерылышучылар саны әллә ни артмаган – 11,2 миллионнан 11,6 миллионга кадәр.
Z буыны вәкилләренә багланган өметләрнең (спортка һәм тормышка мөнәсәбәтләре буенча) никадәр дөрес булуын алда торган халык исәбен алулар ярдәмендә белеп булачак. Ә 2021 елда узачак халык исәбен алу яшь буынның белем дәрәҗәсе, саны, икътисади активлыгы турында мәгълүмат бирәчәк.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең тикшерү мәгълүматлары буенча, халык исәбен алуда дистанцион катнашу мәсьәләсендә 18-24 яшькә кадәргеләрнең күбрәк хәбәрдар булуы мәгълүм – аларның 76%ы шундый опция барлыгын белүләрен әйткән.
Читайте нас: