Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2021, 19:18

“Ирекмәнлек-2021” форумы узды

Район Мәдәният сараенда “Ирекмәнлек-2021” яшьләр форумы үтте. Чарада югары сыйныф укучылары катнашты. Яшьләр белән очрашуга район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов һәм аның урынбасарлары, яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге җитәкчесе Азат Мофазалов, шулай ук Уфадан кунаклар: “Яшел Башкортстан” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Максим Некрасов һәм якташыбыз, БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау яшьләр министры, танылган социаль эшкуар, “Мэри Поппинс” интерактив театрының оештыручысы Мария Никерина килгән иде.

Әйтергә кирәк, яшьләр форумнары безнең районда 2015 елдан үткәрелә. Анда традицион рәвештә яшьләрне борчыган мәсьәләләр тикшерелә. Шунысы мөһим, форум кысаларында яшьләр район җитәкчесенә, урындагы власть вәкилләренә сорауларын бирә ала. Менә бу юлы да укучыларның Марат Азамат улына сораулары күп булды. Атап әйткәндә, район үзәгендә маршрут автобусы булырмы; кем волонтер була ала һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк, волонтерлар эше ничек дәртләндерелә; Благовар авылында баскетбол яисә футбол мәйданчыгы җиһазландырырга мөмкинме; авыл хуҗалыгы колледжына ярдәм күрсәтелерме; инициаторлар яшь башкаручылар съезды ярдәменә өмет итә аламы һ.б. Бу сорауларның кайберләренә урында ук җавап бирелде, башкаларын район җитәкчесе үз тикшерүенә алды.
“Яшел Башкортстан” рәисе Максим Некрасов белән аралашу кызыклы форматта узды, ул оешма эшчәнлеге, үткәрелүче экологик акцияләр һәм конкурслар, проектлар турында сөйләде, әйткәндәй, проектларны укучылар үзләре дә эшли ала.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау яшьләр министры, социаль эшкуар Мария Никерина, ул бөтенрусия конкурсларында, шулай ук “Минем илем – минем Русиям” яшьләр проектында җиңүче, яшьләрне һәртөрле проектлар конкурсларында активрак катнашырга чакырды. Грантлар конкурсында җиңүчеләр теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылу өчен дәүләттән ярдәм алала. Мәсәлән, конкурста җиңгән очракта шул ук баскетбол һәм футбол мәйданчыкларын җиһазландырырга мөмкин. Мария Никерина үзе узган ел сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен спектакль куюга грант откан. Форумда катнашучыларның волонтерлык турында сорауларын игътибарга алып, ул волонтерлыкның өлкән яшьтәгеләргә генә түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән үзенчәлек- ле балаларга ярдәм күрсәтүне дә күздә тотуын билгеләде. Әйткәндәй, Мария Никерина әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып бара һәм, аныңча, нәкъ шундый балалар белән эшләүдә волонтерлар ярдәме җитешми. Үз чиратында, ул яшьләргә бөтен башлангычларында ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Узган еллардагы форумнардан аермалы буларак, быелгысы анда укучы балаларның эксперт комиссиясе алдында үзләренең район җитәкчесе башлыгы грантына әзерләгән проектларын күрсәтүе һәм яклавы белән кызыклы булды. Языково, Мирный, Пришиб һәм Таң мәктәпләре укучылары һәм авыл хуҗалыгы колледжы студентлары тарафыннан 8 проект тәкъдим ителде. Проектларның тематикасы төрле: мәктәп территориясен яшелләндерү, чүпне аерып җыю, мәктәп территориясендә күпфункцияле спорт мәйданчыклары җиһазландыру, мәктәп радиосын булдыру һ.б. Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре якын вакытта билгеле булачак, без сезгә бу хакта мотлак хәбәр итәрбез.
Читайте нас: