Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2021, 19:29

Иҗат чәме ташламасын!

Үзләренең иҗаты белән кешеләргә шатлык бүләк итүчеләр, бәйрәм кәефе тудыручылар һәм гадәти тормышта матурлык күрә белергә ярдәм итүчеләр кемнәр алар? Билгеле ки, мәдәният хезмәткәрләре! Сәнгатькә тугры хезмәт итүләре, үзләренең талант һәм осталыкларын ачулары, иҗатлары белән тормышыбызны төрләндерүләре белән алар безне көндәлек эш-мәшәкатьләр турында онытырга мәҗбүр итәләр һәм көннәребезне онытылмас вакыйгалар белән баеталар.

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә авылларыбызда яшәүчеләрнең буш вакытларын ямьләндерүчеләргә тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә.
Әгәр шушы көнне тармак ветераннарын искә алмасак дөрес булмас. Аларның һәркайсының үз тарихы һәм сәнгатькә хезмәт итү юлы. Мисал өчен, Зөһрә Әмир кызы Ишбулатова, беренче категорияле киномеханик, 30 елдан артык Өйдрәкбаш авыл мәдәният йортында эшләде. Кино күрсәткәндә залдагы атмосфера һәм тамашачыларның кәеф торышы күпчелек тавыш техникасы һәм аудиовизуаль җиһазларның эше өчен җавап бирүче белгечнең тәҗрибәсенә һәм осталыгына бәйле була. Зөһрә Әмир кызы сөйләвенчә, атнасына кайчагында 3 тапкыр икешәр сеанс күрсәткәннәр. Авыл халкы бик теләп фильм карарга йөргән. Һинд кинолары килсә, клубта алма төшәр урын да калмаган. Зөһрә апа әйтүенчә, билет бәяләре бик югары булмаган: ике серияле фильм – 40 тиен, бер сериялесе – 20 тиен, ә балаларныкы бөтенләй 5-10 тиен.
Зөһрә Әмир кызы намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Өйдрәкбаш авыл мәдәният йортының тагын бер хезмәткәре Фәнилә Нурулла кызы Базикеева да гөрләп узган хезмәт елларын сагынып искә ала.
— Мәдәният йортында 40 елдан артык хезмәт салдым. Бу гомеремнең иң якты еллары, алар турында күңелемдә тик күңелле хатирәләр генә саклана, — ди Фәнилә апа. — Шунысы куанычлы, яшь коллегаларыбыз безне онытмыйлар, без салган матур традицияләрне дәвам итәләр, авылның мәдәни тормышына яңалык кертергә омтылалар, мәдәният йортында бүген дә тормыш кайнап тора, кешеләрнең бергә җыелыр урыны булып кала.
Мәдәният йорты, минемчә, дус-танышлар белән очрашып, күңел ача, аралаша, артист ролендә чыгыш ясый, яисә балаларыңның чыгышларын карый торган урын. Хәзерге заманда, тормышыбызда авырлыклар, һәртөрле проблемалар күп булган бервакытта, күңел һәрчак ниндидер якты һәм матур чаралар, бәйрәмнәр күбрәк булуын телим.
Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан коллегаларыма заман белән бер адымда атлауларын, ныклы сәламәтлек, бөтен башлангычларында иҗади уңышлар, илһам чишмәләре саекмавын һәм бәхет телим.Авыл җирендә күңел ачар урыннар күп түгел. Шунысы әйбәт, безнең мәдәният хезмәткәрләре авылларда яшәүчеләргә күңелсезләнеп утырырга урын да, вакыт та калдырмый. Һәр чарадан соң матур итеп үткәрелгән вакыт һәм ял өчен алар исеменә тамашачылардан рәхмәт сүзләре ява. Һәм халык күтәренке кәефтә өйләренә таралыша. Эш көннәре арасындагы ял сәгатьләрендә бәйрәмчә киенеп мәдәният учагына барып, урындагы артистлар синең өчен тудырган дустанә атмосферада күңел ачып, рәхәтләнеп ял итеп кайтуларга ни җитә?
Шуңа мәдәният хезмәткәрләренә киләчәктә дә армый-талмый иҗат итүләрен, дәртләнеп эшләүләрен, һәрчак яшь күңелле булып калуларын телисе килә.

Читайте нас: