Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 20:34

Уфа уңайлы шәһәргә әйләнәчәк

Хәзерге вакытта башкаладагы юл инфраструктурасы өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган масштаблы проектларның берсе – Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү дәвам итә. Эшкә 2021 елның 8 гыйнварында керештеләр.

Юлүткәргечнең иске конструкцияләрен сүтү эшләре, Салават Юлаев проспекты буенча юл участогы тулысынча ябылып, төнлә генә башкарылды. Транспорт чишелешен реконструкцияләү вакытын кыскарту максатыннан, эшкә ике бүлекчә – 30нчы һәм 123нче Күпер отряды (Пермь) җәлеп ителгән. Бүгенге көндә төзүчеләр тәүлек әйләнәсенә эшли.
Тулаем алганда, өч терәктә диаметры 1,7 метр, тирәнлеге 13тән 24 метрга кадәр булган 51 субай урнаштырырга кирәк. Якын арада яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен үзгәртеп коруга керешү планлаштырыла.
Юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Константин Паппе хәбәр иткәнчә, юлүткәргечне реконструкцияләү вакыты бер айга кыскартылган.
— Уфа шәһәр хакимияте, подрядчы һәм проектлаучы оешма белән берлектә, 2нче терәктә монолит конструкцияләрне өлешчә куллану варианты эшләнде, объект документациясенә тиешле үзгәрешләр кертелде, барлык кирәкле исәп-хисап-лар үтәлде. Проект документларындагы үзгәрешләр Дәүләт экспертизасының кабат узуын таләп итә, бу эш оештырылган, алдан килешенгән материаллар экспертизага җибәрелде. Конструктив карарларны үзгәртү реконструкция срокларын тагын бер айга кыскартуга китерәчәк, - дип хәбәр итте ул.
Шулай итеп, эшләрне оештыру һәм проект карарларын үзгәртү буенча чаралар җыелмасы Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров куйган бурычны үтәргә һәм 2021 елның 1 сентябренә юлүткәргеч буенча хәрәкәт ачарга мөмкинлек бирәчәк. Алга таба транспорт чишелешенең түбән төшү юлларын реконструкцияләү буенча эшләр тәмамланачак.
Хакимият һәм хөкүмәт вәкилләре дә Уфадан көнчыгыш юнәлештә чыгу юлы төзелеше турында сөйләде. Проект кысаларында, исегезгә төшерәбез, автоюл тоннеле, Уфа елгасы аша күпер һәм тизлекле автомобиль юлы төзеп, М5 һәм М7 федераль трассаларын тоташтыру күздә тотыла.
Проект концессионеры – “Башкортстан концессия компаниясе” җәмгыятенең генераль директоры Асабали Закавов әйтүенчә, мартта объектның тоннель өлешендә көнчыгыш һәм көнбатыш юнәлешләрне тоташтыру күзаллана. Аның сүзләренчә, төзелеш эшләрендә бер меңнән артык кеше, шул исәптән Төркиядән килгән тоннель төзү буенча белгечләр мәшгуль. Шуның белән бергә төзелешкә урында яшәүчеләр дә җәлеп ителгән. Мәйданчыкта эшләүчеләрнең яртысы диярлек Башкортстан кешеләре.
Узган ел ахырында көнчыгыш юнәлештә чыгу юлы сынау проектлары өчлегенә керде, аларда 2021 елның тәүге яртысында Инфраструктура проектларын бәяләү һәм сертификатлаштыру милли системасы тестлавы үткәрелә. Бәяләү методикасы өч төп аспектны – “Икътисад һәм идарә итү”, “Экология һәм климат”, “Тормыш сыйфаты”, соңгысы нәкъ урындагы халыкны һәм бизнесны проектны гамәлгә ашыруга җәлеп итүне күздә тота да, үз эченә ала. Уфадан көнчыгыш юнәлештә чыгу юлын 2023 ел ахырына төзеп бетерү максаты куелган.
Җыелучылар Уфа-Аэропорт трассасын ремонтлауны да карады. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, быел җәй биредә кабат асфальт салачаклар. Әйтүенчә, яңа ГОСТ буенча, тәүлегенә 120 меңнән күбрәк машина үткән Уфа-Аэропорт кебек трассаларда тузган асфальт катламнарын ике ел саен алмаштырырга киңәш ителә.
Уфа хакимияте һәм республика хөкүмәте вәкилләре белдерүенчә, 2021 елда Башкортстанда Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә юл һәм күперләрне ремонтлауга 1,5 млрд. сум акча тотынылачак. Акча “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында федераль бюджеттан бүленгән.
Фото: ok.ru
Читайте нас: