Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 20:37

Тернәкләндерү үзәгендә – Масленица

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен республика тернәкләндерү үзәгенең Благовар филиалында күңелле итеп Масленица үткәрделәр.

Учреждение белгечләре Э.Үтәшева, Л.Добрянская, А.Гарифуллина, Э.Мәүлетова, З.Еникеева, бәйрәм балалар күңелендә якты истәлек булып калсын өчен, нинди генә мавыктыргыч уеннар, конкурс һәм ярышлар, җыр һәм хороводлар, рус халык уеннары әзерләмәгән иде. Һәм, билгеле, малай-кызларны телеңне йотарлык тәмле беленнәр һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Әйткәндәй, урыс халкында шундый юрама бар – Масленицада беленнәрне мөмкин кадәр күбрәк пешерергә кирәк: ничә белен әзерләсәң, ел дәвамында шунча кояшлы көн булачак.
Әлеге бәйрәмдә хөкем сөргән дустанә һәм җылы атмосфера ел буе дәвам итәр, дип ышанабыз.
Читайте нас: