Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 20:47

#Крымскаявесна фоточелленджында катнашыгыз!

Яшел Гурзуф, зур аюга охшаган Аю-даг тавы, диңгез һәм күк өстеннән очып барган "Карлыгач оясы"ның әкияти горур силуэты, Бакчасарай һәм Генуэз крепосте... Син Кырымны ничек күрдең?

18-21 марта Башкортстан халкын #Крымскаявесна фоточелленджында катнашырга чакырабыз. Үзегезнең ял итүегез һәм Кырым буйлап сәяхәт турындагы хис-кичерешләр һәм истәлекләр белән бүлешегез.
Катнашу өчен «ВКонтакте», «Oдноклассники», «Instagram», «Facebook» кебек социаль челтәрләрдә фотолар урнаштырырга һәм эстафетаны үз дусларына яки туганнарына тапшырырга кирәк.
Акция хештеглары: #Крымскаявесна и #РоссияСевастопольКрым.
Иң күп лайклар җыйган фотолар "Молодежной газета"да урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 18 март - Кырымның Русия белән яңадан берләшүе көне. Илнең барлык төбәкләрендә бу датага багышланган "Кырым язы" дип аталган чаралар узачак.
Читайте нас: