Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 20:19

Ишле гаилә сертификат алды

Топоринка авылыннан Наталья һәм Айнур Йөзкәевлар бу сөенечле көнне түземсезләнеп көткән. Һәм менә ниһаять ул көн җитте – район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов аларга “Башкортстан Республикасының авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында йорт төзүгә сертификат тапшырды.

Йөзкәевлар дүрт бала үстерә, гаилә башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Билгеле ки, алар өчен бу дәүләттән ифрат зур ярдәм, ансыз үзләренең иркен йортын төзү турында хыяллана да алмаслар иде. Әлеге вакытта гаилә ана капиталына сатып алынган зур булмаган йортта яши. Гаилә ишәйгәч, ул кысанлана төшкән. Шунлыктан дәүләт ярдәме бик вакытлы булган.
Гаилә башлыгы әйтүенчә, яңа йортны район үзәгендә төзиячәкләр. Чөнки күп балалы яшь гаиләгә мәктәп һәм балалар бакчасыннан башка хәлдән чыгу мөмкин түгел. Төзелеш эшләрен быел ук башлап җибәрмәкчеләр. Алла бирсә, күп тә үтмәс, Йөзкәевлар өй туе да үткәрер әле. Бу вакыйганы өлкән кызлары – унбер яшьлек Милена һәм тугыз яшьлек Самира да зур өмет-ышанычлар белән көтә. Ә 2 яшьлек Артур һәм бер яше дә тулмаган бәләкәч Анелия гаиләгә өелеп килгән бәхетне аңламый әле.
— Ихлас котлыйм сезне, бу бик тә мөһим вакыйга! Чөнки гаиләнең үзенең җылы почмагы булу аны көчле, ышанычлы итә, киләчәккә матур планнар төзү мөмкинлеге бирә. Туган районыңда үз йортың – үз крепостең булганда читтә бәхет эзлисе дә түгел. Гаиләгезгә бәхет һәм иминлекләр телим, — дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе, бәхетле парга сертификат тапшырып.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елда торак сертификатларын бүлү турында күрсәтмәгә кул куйды, аны 5,5 меңнән күбрәк гаилә алачак, дип хәбәр иттеләр Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтеннән.
“Сертификат федераль бюджет акчаларына торак сатып алу мөмкинлеге бирә. Мондый ярдәмгә аерым категория гражданнар, шул исәптән чернобыльчеләр, мәҗбүри качаклар, Байконурдан, Ерак Төньяктан һәм ябык административ-территориаль берәмлекләрдән күченүчеләр, шулай ук хәрбиләр, эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дәгъва итә ала”, — диелгән анда.
Әлеге максатларда барлыгы 14,7 млрд. сумга якын акча бүленәчәк.
Шулай ук Мишустин хәрби ипотеканы каплау өчен эскроу- исәпләргә акча салу мөмкинлеге бирүче карарга кул куйган. Мондый исәпләрдән акча йортлар төзүчегә йортны файдалануга тапшыргач кына күчерелә.
Читайте нас: