Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 20:30

Документларның гамәлдә булу вакыты озайтыла

Районда миграция хәле тотрыклы булып кала. Русия Эчке эшләр министрлыгы район буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге үзенең эшчәнлегендә рөхсәт-виза бирү, теркәү-паспорт бирү эшләрен, дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә күрсәтү, административ практиканы алгы планга куя.

Мәсәлән, 2020 елның 12 аенда 125 чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаган кешеләр миграция исәбенә куелган, агымдагы елның ике ае йомгаклары буенча – 42 кеше.
Бүген районда вакытлыча яшәүгә яисә вакытлыча булуга рөхсәт алган 149 чит ил гражданы яши. Аларның иң күбе – 75е – Таҗикстан гражданнары, 23е – Үзбәкстан, 20се – Вьетнам, 12се – Әрмәнстан, 7се – Әзербайҗаннан. Казахстан, Әфганстан, Словакия, АКШ һәм Германиядән – 1дән 5кә кадәр кеше. Ел башыннан 12 кеше РФ гражданлыгы алган да инде, ә тоташ узган елда андыйлар барлыгы 37 кеше булган.
РФ Президентының тиешле указына ярашлы, 2020 елның 15 мартыннан 2021 елның 15 июненә кадәр, яңа төр коронавирус йогышы таралуга бәйле, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган кешеләрнең Русия Федерациясендә хокукый хәлен көйләү буенча вакытлыча чаралар гамәлгә ашырыла.
Мәгълүм чорда чит ил гражданнарының һәм аларны кабул итүче якның вакытлыча булу срокларын (визаларны озайтуны кертеп), яшәү урыны буенча исәпкә кую срокларын һәм вакытлыча һәм даими яшәү вакытларын, шулай ук чит ил гражданинының торак бина адресы буенча яшәү урыны буенча теркәлү вакытларын озайту гамәлләре башкаруы таләп ителми.
Агымдагы елның 15 мартыннан 15 июненә кадәр (458 көнгә) Дәүләт программасында катнашучы таныклыгының гамәлдә булу вакыты озайтыла. Әлеге положение, тиеш-ле таныклыкларның гамәлдә булу вакыты чыгу көненә карамастан, Русия Федерациясенә күченеп килмәгән Дәүләт программасында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кагыла. 2021 елның 15 июненә кадәр Русия Федерациясенә виза алу таләп ителмәгән тәртиптә килгән чит ил кешеләре аны рәсмиләштерүгә таләпләрне исәпкә алмыйча патент бирү (яңадан алу) турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Башкортстан территориясендә патент нигезендә хезмәт эшчәнлеге алып баручы чит ил гражданнары өчен салым буенча фиксацияләнгән түләү күләме 2020 ел дәрәҗәсендә калды. Шул рәвешле, 2021 елга түләү суммасы 4100 сум тәшкил итә.
Елена СӘРВӘРОВА, миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе полиция майоры.
Фото: nsk.rbc.ru
Читайте нас: