Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 20:20

Безнең теләк — бәхетле бул!

Янәшәдә сине тыңларга әзер булган, авыр минутларда ярдәм итә торган, көенечләр, шатлык-куанычлар белән дә уртаклашырга мөмкин ышанычлы дуслар булганда яшәве күңелле.

Яхшы кеше, кадерле ахирәтебез Розалия Вилюр кызы Юнысова да нәкъ шундыйлардан. Языково авылында күпләр бу ачык һәм мәрхәмәтле гүзәл затны яхшы белә. Озак еллар район мәгариф бүлегендә Үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры, аннан Үзәкләштерелгән бухгалтерия директоры булып эшләде ул.
Гомер буе җаваплы урыннарда хезмәт салды, вакыйгалар үзәгендә булырга яратты, шуңа күрә ул бүген хаклы ялда булса да, Русия һәм Башкортстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре проф- союзының Благовар район оешмасында хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Актив тормыш рәвеше алып бара, балаларына, оныкларына, туганнарына һәм якыннарына күп вакыт бүлә. Аларның кунакчыл йортында һәрвакыт рәхәт һәм күңелле, биредә кунаклар еш була, чөнки Розалиянең туганнары һәм дуслары бик күп. Тату, күпбалалы гаиләдә үскән, ул туганнарына бик иртә вафат булган әниләрен алыштырган. Дүрт энесенең һәрберсенә өлкән апа буларак, ул аларны кайгыртырга, ярдәм итәргә тырыша.
Тормыш иптәше Радик Идият улы белән менә 38 ел инде бер җан булып гомер кичерәләр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Элина һәм Эльвира икесе дә тормышта үз урынын тапкан, югары белем алганнар, гаилә корганнар, әти-әниләренә алты матур онык бүләк иткәннәр. Розалиянең алар өчен җаны фида, һәрберсе турында сәгатьләр буена сөйләргә әзер.
Дустыбыз белән һәрвакыт аралашасы килә, аның янәшәсендә гел рәхәт. Ул күпкырлы, кызыклы шәхес, аның белән бар темага да сөйләшеп була. Безне аның белән уртак кызыксынулар һәм мавыгулар берләштерә. Барыбыз да бакча үстерәбез, әмма бары Розалия гына роза гөлләре тәрбияләүнең барлык серләрен һәм нечкәлекләрен белә. Җәен аның бакчасында розарий чәчәк ата, аның яныннан битараф кына үтеп булмый.
Ә нинди җитез хуҗабикә! Ул кухняда чын оста, иң тәмле пироглар, салатлар һәм башка ризыклар әзерли. Безнең якын кешебез кул эшләре остасы да. Үз куллары белән бәйләгән үзенчәлекле шапка һәм кофталарын күрсәң, ак көнләшүсез дә булмый. Ул якыннарына җылы бияли, оекбашлар бәйләп бирә, ә аларга күпме күңел җылысы салынган?!
Яз көне игелекле һәм якты кешеләр туа дигән фикер бар. Безнең Розалия язның беренче аенда дөньяга килгән, ул кешеләргә яңалыкка, яхшылык һәм камиллеккә өмет бүләк итә. Бу көннәрдә ул истәлекле юбилеен билгели, һәм без аны тормыш зирәклеге, үткән еллар тәҗрибәсе, шәхси казанышлары һәм тормышка ашырылган максатлары гармонияле үрелеп барган искиткеч дата белән чын күңелдән котларга ашыгабыз. Кадерле кешебез, Розалия Вилюр кызы! Озак еллар сиңа үз мөмкинлекләреңә ышаныч, уңыш, үз-үзеңне яхшы тою, туганнарың һәм якыннарың тарафыннан хөрмәт һәм мәхәббәт телибез. Узган еллар тәҗрибәсе белән тулган гомер сандыгында якты хатирәләргә дә урын булсын, ә алда бәхет һәм искиткеч бай тормыш көтсен. Йөрәк яшьлеге сине экстремаль гамәлләр кылырга өндәсен, ә күңел яңа маҗараларга чакырып торсын. Юбилеең белән!
Иң изге теләкләр белән яраткан дусларың.
Читайте нас: