Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 14:43

Үткәнне истә тотарга, бүгенгенең кадерен белергә кирәк

Туган ягым, балачагым, яшьлегем һәм бөтен хезмәт тормышым узган Благовар районында туган җирем турындагы кайбер фикерләр белән уртаклашасым килә. 1958 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, монда, туган ягым Благовар җирендә яшәргә һәм эшләргә карар кабул итүемә үкенмим.

Минем өчен район – матур табигатьле административ территория генә түгел, ә барыннан да элек биредә яшәүче, уртак мәнфәгатьләр, күпмилләтле мәдәният, гореф-гадәтләр белән берләшкән, ата-бабаларыннан бөек хезмәт сөючәнлек һәм игенчелек осталыгы кебек кешелек сыйфатларын мирас итеп алган кешеләр.
Хезмәт биографиясе шулай килеп чыкты ки, аның зур өлеше балалар белән эшләү, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү, социаль өлкә учреждениеләренә җитәкчелек итүгә һәм халык белән идея-сәяси эшкә бирелгән. Олы яшьтә булуга карамастан, район тормышына карата кызыксыну кимеми. Аның уңышларына сөенәм, булган җитешсезлекләр һәм хәл ителмәгән проблемалар өчен борчылам. Районда эшләрнең торышы, башкалардан калышуы турында тискәре фикерләрне ишетү дә аяныч була. Шул ук вакытта җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү урындагы хакимият органнары эшчәнлегенә дә йогынты ясый. Миңа калса, бу тискәре бәяләүләр дистә еллар дәвамында тупланган хәл ителмәгән проблемаларның объектив сәбәпләрен белмәү белән бәйле.
Аларның кайберләренә генә тукталам. Минемчә, районга 1935 елда оешкан вакыттан бирле “бәхет елмаймый”. Башкортстанның кантон-волость бүленеше 1930 елда районга алыштырыла, һәм биш елдан соң гына Чишмә, Бүздәк һәм Кушнаренко районнарын бүлү нәтиҗәсендә безнең Благовар районы барлыкка килә. Шул ук вакытта аның составына югарыда телгә алынган районнар читендәге территорияләр кергән. Димәк, безнең район күршеләреннән биш яшькә кечерәк.
Әлбәттә, мөстәкыйль Благовар районы барлыкка килүе аның алга таба үсеше өчен зур әһәмияткә ия, әмма без бу юлда башкалардан соңрак старт алдык.
Икенче тапкыр районга 1963 елда, ул бетерелү сәбәпле, территориясе Чишмә районы составына кергәч, авырга туры килде. Эреләндерелгән Чишмә районы зур территорияне биләп тора. Көнбатыштан көнчыгышка таба ул безнең Бүздәк районы (Әмир күпере) белән чиктән Уфа аэропортына кадәр сузылды. Идарә нәтиҗәлелеге катлауланды һәм кимеде. Районнар берләштерелгән булса да, рәсми булмаган рәвештә ике зона – Чишмә һәм Благовар калды. Нинди зоналарның үсеш өчен финанс һәм башка ресурслардан файдалану өстенлегенә ия булуын аңлау кыен түгел.
Район учреждениеләре һәм оешмалары бетерелде, күп кенә эшчеләр һәм хезмәткәрләр эшен югалттылар. Благоварлыларга хәзер һәр белешмә артыннан, төрле киңәшмәләргә һәм башка кирәк-яраклар буенча дистәләрчә километр узып Чишмәгә барырга кирәк иде.
Өлкән буын ул вакытта Языково авылының элеккеге үзәге нинди хәлдә калуын хәтерли. Тузан, пычрак, тузган һәм ауган коймалар, юлсызлык, салам түбәле йортлар да бар иде, халыкта аларны “карга оясы” дип йөрттеләр. Колхозларны һәм совхозларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, торак пунктларга газ кертү һәм нефть базасы, райгаз, җылылык белән тәэмин итү кебек тормыш өчен мөһим предприятиеләрнең Чишмәгә күчерелүе белән бәйле проблемалар килеп чыкты.
Районны торгызу таләбе белән югары хакимият органнарына халыктан күпсанлы шикаятьләр килүе очраклы түгел. Гаделлек 1967 ел башында, район элеккеге чикләрдә торгызылып, “икенче сулыш” алгач, тантана итте.
Хәзерге вакытта социаль-икътисади үсештәге кыенлыкларның башка объектив сәбәпләре дә бар. Алар аның икътисады үзенчәлеге белән аңлатыла. Башта ул бүгенге көнгә кадәр бары тик авыл хуҗалыгы районы гына булды. Хезмәт хакына яшәгән колхозчылар һәм эшчеләрнең базарга күчү шартларында эшкуар яисә фермер булып китү өчен беренчел капиталы булмады. Өстәвенә, техник прогресс авыл халкы арасында мәшгульлекнең кискен кимүенә китерде. Авылда эшсезлек проблемасы туды.
Шуңа күрә хәзерге вакытка кадәр эшкуарлык эшчәнлегенең төп төре – сәүдә. Район җитәкчелеге, хәлне үзгәртү, җитештерү юнәлешендә предприятиеләр ачу, эш урыннарын арттыру өчен районга инвестицияләр җәлеп итү өчен, энергияле чаралар күрә.
Урындагы хакимият органнарының “кешеләрне тыңларга” девизы астында эшләве үз нәтиҗәләрен бирә. Соңгы елларда район икътисады структурасында кардиналь үзгәрешләр булды. Элгәргечә, “Башкортстан Кубане” булып кала биреп, ул республикада ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш һәм башка культуралар җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора. Асылда, терлекчелек тармагын сәнәгать нигезенә күчерү гамәлгә ашырылды. Терлек һәм кош ите җитештерү буенча район республикада беренче урынга чыкты.
Шәхси торак һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары интенсив төзелә. Өлкән яшьтәге кеше буларак, Языковоның соңгы елларда танымаслык булып үзгәрүен билгеләп үтми булдыра алмыйм. Шәхси торак йортлар гына түгел, ә “Яшел чаукалык” кебек тоташ бер микрорайонны комплекслы төзү дә алып барыла. Барлык авылларда да матур үзгәрешләр күренә.
Район гәзитендә хакимият башлыгы М.А.Йосыповның 2020 елдагы эше турындагы отчеты белән кызыксынып таныштым. Хакимият планнарында районның социаль өлкәсен һәм икътисадын яхшыртуга юнәлдерелгән бик күп тормыш өчен мөһим инвестицион проектларны эшләү һәм тормышка ашырулар бар. Болар барысы да оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч хисе тудыра.
Безнең мәктәпләр турында берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Языково, Первомайский, Благовар, Былышлы һәм Троицк мәктәпләрендә булганым бар. Аларның эчке һәм тышкы кыяфәтен, иң заманча укыту чаралары белән җиһазландырылуын, төзекләндерелгән территорияләрен күреп таң калдым. Мондый мәктәпләр минем буын укытучыларының төшенә дә кермәде.
Ахырда – кечкенә, әмма әһәмиятле факт. Минем өйдә күптән түгел генә АКШтан килгән Куки исемле кунак булып китте. Мин аны Языково урамнары буйлап машинада йөрттем, истәлекле урыннарны күрсәттем. Ул матур-матур кирпеч йортларга, коймаларга карап, кешеләрнең төзелешкә кайдан акча алулары белән кызыксынды. Күрәсең, ул моңача биредә, Русия төпкелендә, кешеләр хәерче һәм агач алачыкларда яши, дип санагандыр. Соңрак ачыкланганча, аның кечкенә шәһәрләрнең берсе янында урман читендә тимерчыбык белән әйләндереп алынган кечкенә генә йортта яшәве ачыкланды. Сәфәр ахырында ул: “Америкада мондый җирлекне шәһәр дип атар идек”, - диде. Аңа Языково бик ошады. Әйдәгез, без дә, хөрмәтле якташлар-благоварлылар, бүген булганның кадерен белик һәм иң яхшы киләчәкне якынайтуга эшлик.
Борис ЛЫННИК.
Читайте нас: