Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 15:05

Сайт әти исемен мәңгеләштерде

Миңа нибары биш яшь иде. Бер көнне мин әнинең, күз яшьләрен сөртә-сөртә, әтине юлга җыя башлавын хәтерлим. Әни белән бергә апаларым Роза һәм Рәйлә дә елады. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, тиздән әтиебез Миңневәли Миңнегали улы Мәндиевны сугышка алачаклар. 1944 елның 24 мартында иртән аны фронтка озаттык.

Гаиләбез аннан күпме хат алганын әйтә алмыйм. Тик июль аенда ук әтиебез, 7нче гвардия укчылар дивизиясе 14нче укчылар полкының 6нчы укчылар ротасы кул пулеметы наводчигы Миңневәли Мәндиевның хәбәрсез югалуы турында кара хәбәр алганыбызны яхшы хәтерлим.
Әниебез Сабира Миңнебай кызы бик көчле хатын иде. Өч бала белән ялгызы калгач, ул өметен өзмәде, ачтан үлмәскә, безне үстерергә, аякка бастырырга мөмкин булганның барысын да эшләде. Хезмәттә дә безне кырыс тәрбияләде. Вакыт-вакыт ул миңа артык кырыс тоелса да, өлкәнәйгәч, аның ни өчен шулай эшләгәнен аңладым. Ә ул вакытта башкача исән калырга мөмкин дә түгел иде.
Әтинең һәлак булучылар түгел, ә хәбәрсез югалганнар исемлегендә булуы сәбәп-ле, без бернинди түләүләр дә алмадык. Тик әни өметен өзмәде һәм соңгы минутына кадәр ире исән булуына һәм теләсә кайсы мизгелдә әйләнеп кайтачагына ышанды. Ул елларда мондый очраклар аз булмады.
Әни искиткеч оста иде. Безнең өйдә әнинең бирнәсе, безнең коткаручыбыз — тегү машинасы бар иде. Тылдагы тормыш авырлыкларын үз иңнәренә алган барлык авыл хатын-кызлары кебек үк, ул иртәдән төнгә кадәр колхоз эшендә булды. Төнлә керосин лампасы яктылыгында бөтен кешегә, шул исәптән безгә дә кием текте.
Мөгаен, сугыштан соң ук әни сепараторга акча җыя башлагандыр. Аны сатып алгач, кечкенә генә Яланкүлдә ул бердәнбер иде. Иртә таңнан безнең йорт янында сепаратор аша яңа савылган сөт чыгарырга теләгән хатын-кызлар чиратка тезелә. Сепаратор өчен алар бер чүмеч сөт белән түли, шулай итеп, әнинең булдыклылыгы безне ачлыктан коткарды.
Без, фронтовикның өч баласы, тормышта үзебезнең урынны таптык. Тик әтиебез кайда һәм нинди шартларда һәлак булган дигән уй безгә күп еллар тынычлык бирмәде. Бу хакта төгәл мәгълүматны “Халык хәтере” сайты ярдәмендә күптән түгел генә ачыкладык. Кызылармияче Миңневәли Мәндиев 1944 елның 10 июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан икән. Ул чын герой була — 1944 елның 15 июлендә Калинин өлкәсенең Поддорожво авылы тирәсендә кул пулеметыннан бер утлы ноктаны һәм 11 солдатны юк итә. Шул ук сугышта батырларча һәлак була... Күрсәткән батырлыклары өчен аны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәләр. Тик соңыннан, үлгәннән соң, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Геройның гомере, фашист илбасарларыннан Ватанны саклауга баскан миллионлаган совет солдаты кебек үк, чәчәк аткан бер чорында өзелгән. Ни кызганыч, якыннары аны хәбәрсез югалган дип санаган. Әмма гаделлек тантана итте, һәм без әтиебезнең курку белмәс сугышчы булуы белән чиксез горурланабыз…
Мидхәт Мәндиев,
Яланкүл авылы.
Фото: m.lenta.ru
Читайте нас: