Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 16:25

Сөеклеләребез өчен осталык дәресе

Пришиб авыл мәдәният йортында “Сөекле әниләребез өчен” открыткалар ясау буенча осталык дәресе узды.

Мавыгулар клубына йөрүче, безнең иң актив ярдәмчебез Надежда Рейбанд бу чараны олы бер вакыйгага әйләндерергә ярдәм итте. Иң башта балаларның әниләре һәм әбиләре турында сөйләүләрен тыңладык, открытканы ничек бизәргә теләүләрен сораштык.
Соңыннан аларга бу бәйрәмнең безнең илдә ничек килеп чыгуы һәм ни өчен “Халыкара хатын-кызлар көне” дип аталуы турында сөйләдек.
Немец тарихи-мәдәни үзәк тарафыннан тәкъдим ителгән 70-90нчы еллардагы почта открыткалары күргәзмәсе белән танышу чараның истәлекле моментына әйләнде. Иң бәләкәйләр өчен әзерләнгән булса да, ул клубка репетициягә килгән өлкәнрәк балаларда да зур кызыксыну уятты.
Юлия АРТЕС. Пришиб авылы.
Читайте нас: