Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 14:46

Нинди чәчәкләр яратасыз?

Аларны мартта ук чәчсәгез, җәй башында бакчагыз гөрләп торыр. Мартта кояш яктырак карый башлау белән “Быел бакчада нинди чәчәкләр үстерергә икән?” – дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук чәчәккә төренсен өчен алдан рассада үстерү юлын карарга кирәк.

Мартта гацания, остеоспермум, эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, канәфер, брахикома, арыслан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния кебек чәчәкләрнең орлыкларын утыртырга була.
Бу айда чәчәк орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 14-27, 30, 31. Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчәкләрне утырту өчен 14-19, 21-24, 30, 31 март иң яхшы көннәр санала.
(“Кызыл таң”).
Фото: syl.ru
Читайте нас: