Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 15:19

Гүзәл затларны сәхнәдән тәбрикләделәр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан кешелекнең гүзәл зат вәкилләре өчен район Мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды.

Җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары И.Р.Баһаутдинов тәбрикләде.
Балалар тәрбияләүдәге фидакарь хезмәтләре, гаилә һәм рухи кыйммәтләрне саклауда саллы өлеш керткәннәре өчен биш хатын-кыз гаилә хезмәте белгечләре тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Газизләрен ялгыз үстерүләренә һәм авыр тормыш хәлләренә карамастан, алар төшенкелеккә бирелмиләр, балаларын сөю-назда тәрбиялиләр. Җылы котлау сүзләре һәм язга охшаш күркәм чәчәк гөлләмәләре хөрмәтле хатын-кызларга беразга булса да көндәлек эш-мәшәкатьләреннән арынырга һәм үзләренең балалары язмышында кирәкле булуларын тагын да ныграк тоярга ярдәм итте.
Бәйрәм чарасы хатын-кызларга сөю белән сугарылган иде, сәхнәдән безнең тормышыбыз- ны җиңел, бәхетле һәм нурлы итүчеләр исеменә багышланган бик күп рәхмәт, котлау сүзләре һәм изге теләкләр әйтелде.
Әлеге концертта булган һәркем шатлык кичерде, дәрт-көч, кәеф күтәренкелеге алды.
Читайте нас: