Ләкин ярдәм итәргә теләп тә, моны ничек эшләргә икәнлеген белмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, кеше күптән Мәскәүгә күченгән, авыл Советында беркемне дә белми, ә төрле фондларга һәм активистларга ышанмый. Мондый меценатларга ярдәм итү максатында республикада «Атайсал» (кече Ватан) зур проектын эшләтеп җибәрделәр. Проект турында нәрсәләрне белү зарур? Түбәндә сүз шул хакта.
Меценатлар өчен: программага ничек эләгергә һәм бу нәрсә бирәчәк?
Беренче чиратта, проект — ул кайда нәрсәне һәм ничек эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирүче гамәли пособие. Шулай ук бу ике яктан да килешүнең законлылыгы гарантиясе, үзенә күрә иҗтимагый контроль дә булып тора. Авыл Советы рәисе белән шәхсән үзең сөйләшеп килешсәң — бер хәл, ә барысы да рәсмиләштерелсә һәм урыннардагы түрәләр акчаны максатлы тотыну өчен җавап бирсә, бөтенләй икенче.
Өстәвенә, әлбәттә, бу үзенә күрә «Мактау тактасы» да. Кешеләрдән чын күңелдән «рәхмәт» ишетү, синең эшләреңнең кирәклеген тою кебек үк, бик мөһим. Проектны республиканың барлык әйдәп баручы мәгълүмат чаралары хуплады, шуңа күрә анда катнашучылар турында гәзитләрдә язачакларына һәм телевизордан күрсәтәчәкләренә тулы ышаныч бар.
Идея җәмгыятьтә дә хуплау тапты. Берничә көн эчендә күп кенә бизнес вәкилләре проектта катнашырга теләк белдерде. Алар ФАП биналарының фасадларын һәм түбәләрен ремонтлаячак, күлләрне тергезәчәк, чишмәләрне төзекләндерәчәк һәм башкалар. Якын арада эшкә Дәүләт җыелышы-Корылтайның барлык депутатлары да кушылачак.
Проектта катнашу өчен ataisal.ru сайтына керергә һәм теркәлергә, ә аннары халыкка кызыклы булган проектны тәкъдим итәргә һәм аның белән кыскача гына таныштырырга кирәк. Күпмедер вакыттан соң сезнең белән «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе вәкилләре элемтәгә керәчәк, мәгълүматны ачыклаячак, һәм шуннан соң ул сайтта пәйда булачак. Бу этап сезнең шәхесегезне һәм ниятләрегезне раслау өчен кирәк. 10 көн эчендә сезгә авыл Советыннан «Әйе, без әзер» дип шалтыратачаклар һәм бу эш өчен җаваплы кешенең координатларын бирәчәкләр. Сез акчаны районның хәйрия фонды исәбенә юллыйсыз, реквизитларны сезгә җибәрәчәкләр. Муниципалитет барысын да үзе эшли һәм үз сайтында башкарылган эш турында хисап тота.
Күпмиллионлы проектларны планлаштыру мәҗбүри түгел. Тирә-юньдәге тормышны аз гына яхшырак итү өчен кайвакыт аз гына сумма да җитә, хәтта 50 мең сум да. Эре бизнес өчен бу әллә ни зур акча түгел, ә кешеләргә файда. Вариант буларак, сез башка якташлар белән берләшә һәм ниндидер проблеманы бергә хәл итә яки чыгымнарның бер өлешен күтәрә аласыз. Мәсәлән, авылда зират коймасын төзекләндерәләр, гомум бәясе — 200 мең сум.
Бу — мөһим. Әгәр дә сез, пиар ясарга теләмәгәнлектән, аноним рәвештә ярдәм күрсәтәсез икән, шулай эшләвегезне дәвам итә аласыз. «Атайсал»да катнашу яки элеккечә ярдәм итү — һәрбер кешенең шәхси эше.
Гади кешеләр өчен: бу нәрсә бирәчәк?
Тиздән сайтта зур «заявкалар китабы» булдырылачак. Торак пунктлар хакимиятләре анда үз теләкләрен чагылдыра алачак. Мәсәлән, «безнең авылда ашыгыч рәвештә клуб тәрәзәләрен алыштырырга кирәк» яки «Якуп авылына ашыгыч рәвештә өч чакрым юл таләп ителә».
Инде хәзер үк аңлашылганча, теләкләрнең барысын да иганәчеләр көче белән тиз арада тормышка ашырып булмаячак, әмма, һәрхәлдә, битараф булмаган кешеләр теге яки бу авылга төгәл нәрсә кирәклеген беләчәк. Бер уңайдан дәүләт ихтыяҗлар турында кызыклы һәм актуаль мәгълүмат алачак.
Шулай ук сез «Урындагы башлангычларга ярдәм» программасына кушыла аласыз, берьюлы ике куянны тотачаксыз — иганәче дә табасыз һәм дәүләттән сумманың шактый өлешен дә алачаксыз. Белмәгән кешеләр өчен: бу — ихата, урам яки тулы бер авыл белән катнашырга мөмкин булган программа. Заявка бирәсез, кирәкле сумманың бер өлешен кертәсез һәм миллион сумга кадәр акча аласыз. Иганәчедән нәкъ менә шушы «үз взносыгызны» түләүне сорарга мөмкин. Болай да була, һәм бу да «Атайсал» программасында катнашу.
Нинди проектлар катнаша ала?
• Һәйкәлләрне, обелискларны һәм башка истәлекле урыннарны реставрацияләү, төзү, реконструкцияләү.
• Спорт чараларына ярдәм итү һәм аларны уздыру, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларын төзү, ремонтлау, реставрацияләү, спорт командаларына иганәчелек итү, спорт мәктәпләре өчен кирәкле инвентарь сатып алу.
• Гыйбадәтханәләр, мәчетләр, чиркәүләр төзү һәм реконструкцияләү.
* Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары төзү, ремонтлау һәм аларга финанс ярдәме күрсәтү, паркларны, ял зоналарын төзекләндерү.
• Хайваннар өчен приютлар төзү, тирә-як мохитне пычратуны булдырмау, җәмәгать оешмаларына, хайваннарны яклаучыларга ярдәм итү, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү.
• Мөһим чараларны, акцияләрне, күргәзмәләрне һәм фестивальләрне, балалар өчен программаларны иганәләү, оештыру һәм уздыру.
• Китаплар бастыру, авыл китапханәләренең китап фондын яңарту, фильм төшерү.
Ә нәрсәләрне проект аша үткәрмәячәкләр?
• Дәвалау, реклама һәм берәр нәрсәне алга этәрү өчен акча җыю.
• Дини чаралар (шартлы итеп әйткәндә, гыйбадәтханәне реставрацияләргә — ярый, тәре йөрешен үткәрергә — юк).
• Сәяси эшчәнлек, мәгълүмати һәм агитация кампаниясе белән бәйле чаралар. Мәсәлән, авыл депутатлыгына кандидат белән очрашу яки урындагы заводның яңа казылыкларын тәкъдир итү — болар бөтенләй башка нәрсә.