Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2021, 19:21

“Гадәти кешеләрнең 100 батырлыгы”. Икенче том чыкты

“Батырлык” проекты Русия өчен уникаль китап – “Гадәти кешеләрнең 100 батырлыгы”ның икенче томын чыгарды. Басма хәзерге заман геройлары батырлыгына багышлана. Русия яшьләре ярдәме белән 5 000 данә китап дөнья күрде, аларны хәзер бөтен ил китапханәләре буенча җибәрәләр.

Уникаль басма замандашларыбыз кылган батырлык һәм игелекле гамәлләрнең йөз реаль тарихын үз эченә ала. Көн саен Русиядә йөзләрчә могҗизалы коткару очрагы була. Китапта Башкортстан Республикасы геройлары тарихы да урын алды.
Раил Акимбәтов, үз гомерен куркыныч астына куеп, янган автомобильдән дүрт кешене коткарган. Федор Гординский урамда җинаятьче талаган хатын-кызны яклап чыккан. Карак ике тапкыр Федорга пистолеттан аткан, күзенә эләккән. Күзне коткарып булмый, тик герой үзенең гамәлләренә үкенмәвен әйтә.
Росгвардиянең Уфа махсус билгеләнештәге отряды хәрби хезмәткәре ефрейтор Денис Гульбис һәм аның хатыны – табиб-хирург Лиана Гайфуллина Затон шоссесында юеш трассада машина бәрдергән юл эшчесен коткаралар. Лиана һәм Денис эшчене шок халәтеннән чыгара, ә аннары ашыгыч ярдәм бригадасын көтеп, зыян күрүчене табибларга тапшыра. Архангель авылыннан 17 яшьлек Саша Маскалев янган йорттан әнисен, сеңлесен һәм энесен коткарган, шул ук вакытта үзе көчле тән җәрәхәтләре алган.
Межгорьедан 21 яшьлек Максим Попов елгада батып баручы кешеләрне коткарган. Уфадагы “Солнечный” җәйге клубы пляжында ике чит ил кешесе — Һиндстаннан килгән кунаклар чак кына батып үлмәгән. Максим куркуга калган кешеләрне ярга чыгара алган.
“Батырлыклар” коммерциягә карамаган автоном оешмасы командасы коммерциягә карамаган оешмалар арасында Русия яшьләре грант конкурсында җиңде. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидия күләме 1 350 000 сум тәшкил итте. Китап өстендә бөтен дөньядан 67 рәссам бушлай эшләде.
Басма интерактив булуы белән дә уникаль – сайтта басмага кертелмәгән өстәмә материаллар: лонгридлар, геройлар белән видеоэлемтә, фотогалерея һәм подкастлар урнаштырылган. Материаллар укучыларны гадәти дөрес гамәлләр кылырга һәм геройлыкны якыннарында һәм үзләрендә күрергә этәрә. “Гадәти кешеләрнең 100 батырлыгы” китабы өлкән яшьтәге мәктәп балалары, яшүсмерләр һәм өлкәннәргә уку өчен каралган.
“Без гадәти кешеләр батырлыгының алтын йөз тарихын зур авырлык белән сайладык, чөнки 7 ел эшләү дәверендә алар сигез меңнән артык җыелган инде, – ди проектның баш мөхәррире Наталья Широкова. – Безнең геройларыбызның һәркайсы – чыннан да, үрнәк булырлык кеше”.
“Батырлыклар” проекты 2013 елда булдырылган. Проектның идеологы һәм төп меценаты – Саранск эшкуары, Nectarin интернет-реклама агентлыгына нигез салучы Денис Шапкарин. “Батырлыклар” проекты редакциясе бөтен ил һәм дөньяның героик тарихын актара һәм аны бастырып чыгара. Бүген социаль челтәрләрдәге алты мәйданчыкта проектның аудиториясе 350 меңнән артык кеше тәшкил итә.
2014 елда команда “Гадәти кешеләрнең 100 батырлыгы” китабының беренче томын чыгарды, аны бастыруга акчаны бөтен дөнья халкы җыйды. 2019 елның декабрендә, шулай ук, краудфандинг ярдәмендә, хәзерге заман балаларының батырлыкларына һәм игелекле гамәлләренә багышланган әкиятләр китабы дөнья күрде. 2020 ел ахырында берьюлы ике басма чыгарылды: әкиятләр китабының икенче томы һәм “Гадәти кешеләрнең 100 батырлыгы” интерактив томы.
“Башинформ” МА материаллары буенча.
Читайте нас: