Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Җәмгыять
9 Августа 2019, 06:45

Корбан гаете мөбарәк булсын!

11 августта мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәренең берсен билгели

11 августта мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәренең берсен билгели
Корбан гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен зөл­хиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 11 августта) билгеләнә.
“Корбан” сүзе “якынаю” мәгъ­нәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Ләкин гарәп халкы аны “Гайд әл-адхә” дип атый. “Адхә” — “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме.
Корбан — Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбан­нарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгам­бәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “...Ал­лаһы Тәгаләгә күңелләрегез­дәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбан канының беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, ди.
Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ерак бабасы Ибраһимнан: “Әгәр миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга да әзер”, – дигән сүзләр белән нәзер әйттерде. Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балаларының каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле Ибраһим галәйһиссәләмне сынады. Ибраһим бу сынауны югары сыйфатта үтте, Аллаһ аңардан разый булды.
Корбан гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Башкортстанда бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.
Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан итеп чалырга алып барганда шайтан: “Сине атаң мәйданга алып бармый, ә чалырга алып бара”, – дип, Ибраһимның Раббысына әйткән нәзерне үтәвенә каршы чыкмакчы булды. Шунда Исмәгыйль галәйһиссәләмнең иманына карагыз, ул бу хәлдә дә: “И, әтием, Аллаһы Тәгалә нәрсә боерган булса, шуны эшлә, иншә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табарсың”, – дияргә үзендә көч тапты. Үз баласын суярга алып баручы атаның һәм корбан ителәчәк баланың иманын Аллаһы Тәгалә менә шулай сынады. Инде чалам дигәндә Ибраһим галәй­һиссәләмгә: “Йә, Ибраһим! Раббыңа әйткән нәзереңә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, – дигән нида килде. Шул вакыттан бирле бу вакыйга безгә бәйрәм булып калды.
Корбан бәйрәме көне — Гарәфә көне — тугызынчы зөлхиҗҗәдән соң килә. Елның иң зур киче Кадер кичәсе булса, елның иң зур, изге көне — Гарәфә (10 август), мөселманнарның иң изге бурычы саналучы хаҗ гамәлләрен кылу көне. Бу көндә мөэмин-мөселманнар, мөмкинлеге булып, гомерләрендә бер тапкыр гына булса да хаҗга килә һәм Мәккәи Мөкәррәмә янындагы Гарәфәт тавына бара һәм тау итәгендә намаз укый. Бәйрәм көненең аталышы да әнә шул изге тау атамасыннан алынып, “Гарәфә көне” дип атала һәм ул иң кадерле, изге, олы хөрмәткә лаек бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә. “Хаҗ — ул Гарәфә, — диде Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. — Бу көн — Аллаһы Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн. Бу көндә ураза тоткан кешенең үткән елгы гөнаһлары белән башка гөнаһлары да гафу ителер”.
Бу зур көндә миллионлаган мөэмин-мөселман кардәшебез хаҗ кыла. Бу көндә Адәм белән Һава җәннәттән җиргә төшерелгәннән соң шушы Гарәфә җирендә гөнаһлары гафу ителеп очраштылар. “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә эшләнгән изгелекләрдән дә Аллаһыга сөйкемлерәк эш юк”, — диде Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Шушы изге көннәрдән соң мөселманнар унынчы зөлхиҗҗәдә Корбан гаетен бәйрәм итә. Иртән кояш чыгу белән мөселманнар, төркем-төркем җыелышып, урам буйлап барганда тәкъбир әйтеп, мәчеткә җыела. Мәсҗидтә ике рәкәгать гает намазы укыйлар.
Мөселманнар бер-берсен котлый, бәйрәм табыннарына чакыра. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшәләр.
Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен, бу мөбарәк көндә укыган намазларыбызны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен. Күңелләребезгә иман байлыклары биреп, динебезне тормышыбыз рәвешенә әйләндерергә Раббыбыз үзе тәүфыйк бирсен!
Шул ук вакытта...
Уфада Корбан гаетен бәйрәм итү вакытында ике махсус мәйданчык оештырыла – Зинино бистәсе янындагы “Караван” сәүдә үзәге (Пригородная урамы, 55) каршында һәм Орджоникидзе районындагы Төньяк автовокзал территориясендә.
Гает намазыннан соң башкаланың “Ватан” этно-паркында һәм “Башкортостан” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда “Ферзь эшлекле клубы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Корбан хәләл Fest” бәйрәм чарасы оештырылачак. Фестиваль программасында – көрәш буенча спорт ярышлары, бәйрәм концерты һәм пылау белән сыйлау.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас