Благовар хәбәрләре
+24 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
8 Августа 2019, 12:41

“Җәйге микс” күңелле яңгырый

Июль ахырында “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда өченче смена – “Җәйге микс” – башланды.

Июль ахырында “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда өченче смена – “Җәйге микс” – башланды. Бүген анда 7-18 яшьлек 150 бала ял итә, алар алты отрядка бүленгән. Һава торышы кояш нурларына һәм җылысына саран булса да, лагерьда тормыш кайный. Вожатыйлар, балалар ялын кызыклы һәм файдалы итү өчен, төрле мавыктыргыч чаралар уйлап чыгарып кына тора. Мәсәлән, шушы көннәрдә “Репетиция” булган, ягъни отрядларга бернинди әзерлексез теге яки бу хәлне сәхнәләштерергә кушканнар. Баксаң, ял итүчеләр сәхнәдә чыгыш ясау осталыгына да ия икән.
Максаты риторик сорауларга иң киң таралган җавапларны табудан гыйбарәт булган “100гә 1” уены да бик күңелле үткән һәм файдалы булган. Аңа әзерләнү барышында активистлар лагерьда сораштыру үткәргән һәм иң популяр җавапларны ачыклаган.
Республика Башлыгын сайлау якынлашып килүгә бәйле, өлкән отрядлардагы кызлар һәм егетләр белән “Син – булачак сайлаучы” темасына әңгәмә корганнар.
Лагерьда балаларны көненә биш тапкыр ашаталар, көн аралаш мунча ягалар, көн саен төрле спорт-күңел ачу чаралары һәм дискотека үткәрелә.
Читайте нас