Благовар хәбәрләре
+24 °С
Дождь
ВКОК
Җәмгыять
8 Августа 2019, 12:46

Уңышлы бизнес-идея үрнәге

Языково авылында эре чүп-чарны салу өчен бункерлар кую һәм каты коммуналь калдыклар җыела торган мәйданчыкларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Языково авылында эре чүп-чарны салу өчен бункерлар кую һәм каты коммуналь калдыклар җыела торган мәйданчыкларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Киләчәктә 33 мәйданчык шундый сигез куб. метрлы сыешлыклар белән җиһазландырылачак. Әлеге вакытта 311 берәмлек контейнер җитми, торак пунктларда барлыгы 460 контейнер куелган.
Куергазы районында чүп реформасы бик нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Анда кулланучыларга билгеләнгән түләүне киметү һәм үзләренең территориясен чистарак итү ысулын уйлап тапканнар.
Урындагы эшкуарларның берсе чүп салу өчен 1,1 куб. метрлы тимер контейнерлар җитештерүгә керешкән. Алар үтә ныклы, җиңел һәм чыдам. Савытның төбе ярымтүгәрәк формада булуы контейнерны яхшырак бушату мөмкинлеге бирә. Контейнерның бәясе шундый ук пластик савытка караганда арзанрак килеп чыга, Европа стандартлары таләпләренә җавап бирә. Төп өстенлеге – кырыс кышның чатлама суыкларына бирешми.
Читайте нас