Благовар хәбәрләре
+29 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
8 Августа 2019, 12:44

Лагерь бөтен Русиядә танылу яулый

3 августта “Кояшкай” лагерена Русия төбәкләреннән спортчылар, яшь боксчылар, төрле турнир һәм беренчелектә җиңүчеләр килде.

3 августта “Кояшкай” лагерена Русия төбәкләреннән спортчылар, яшь боксчылар, төрле турнир һәм беренчелектә җиңүчеләр килде. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавательләре, әтиле-уллы Марат һәм Алексей Исхаковлар 74 укучы белән спорт программасы буенча шөгыльләнә. Марат Әхмәт улы әйтүенчә, шушы көннәрдә Уфадан, Чиләбедән, Пермьнән, Юрүзәннән дә спортчылар килүе көтелә. “Әле бездә муниципаль район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов призына ярышларга әзерлек бара. Алар 16-18 августта спорт мәктәбендә үтәчәк. Анда Төмән, Самара, Түбән Новгород, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Октябрьский, Иглин һәм Благовар районнары боксчылары катнаша”, — дип сөйли планнары турында яшь рингны буйсындыручыларның тренерлары.
Читайте нас