Благовар хәбәрләре
+30 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
8 Августа 2019, 09:10

Җиде ел дәвамында үзен тудырган әнисен эзләп Туймазыга кайта

1979 елның 29 мартында Туймазы бала тудыру йортында дөньяга килгән бер баладан әнисе баш тарта.

1979 елның 29 мартында Туймазы бала тудыру йортында дөньяга килгән бер баладан әнисе баш тарта.
Аны Сабыйлар йортына җибәрергә тиеш булалар. Тик кызга бәхет елмая, Газизуллинар гаиләсе нәкъ шул вакытта бала алырга теләп мөрәҗәгать итә.
Тиешле документларны тутырып, баланы алып, алар Яр Чаллыга кайтып китә.
Кыз гаиләдә бердәнбер бала булып үсә. Инглиз теле тирәнтен өйрәтелүче мәктәптә белем ала, институтта укый. Кияүгә чыга. 21 яшендә үзенең дә улы туа. Менә шул вакытта инде әнисе кызына үзен кызлыкка алулары турында сөйли.
Шулай итеп Лилия Гуренкова (иренең фамилиясе) үзенең дөньяга килү тарихын белә.
Соңгы 7 елда ул әти-әнисе белән Туймазы районының Серафимовка авылында яшәүче туганнарына кунакка кайта. Әнисе Рания Хәким кызы белән бала тудыру йортында була, үзе тууга бәйле вакыйгага бераз гына ачыклык кертә алырдай табибларны, акушерларны эзли.
Быел җәй дә Лилия чираттагы тапкыр туганнарына килгән һәм “Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясенә мөрәҗәгать иткән.
– Әти-әниемне бик яратам. Аларга рәхмәтем чиксез, – ди Лилия. – Гаиләм, ике улым бар. Барысы да яхшы кебек. Әмма үземне тудырган әнием турында еш уйлыйм. Сабыеннан баш тартырга аны нәрсә мәҗбүр итте икән? Бәлки көтелмәәгән хәлләрдер. Төннәрен йокламыйча уйланам, аны күз алдына китерергә тырышам. Аның тормышы ничек булды икән? Татар гаиләсендә тәрбияләнеп, татарча сөйләшеп үссәм дә, миңа еш кына татарга охшамагансың диләр. Әмма күптән түгел фотоларны карап утырганда, үземнең ике тамчы су кебек әти-әниемә охшавымны күрдем. Мине йөрәк астында йөртеп, дөньяга китергән хатыннан ни дә булса бар микән миндә? Бу кан тартуыдыр, мөгаен. Очрашсак, аңардан туганнарым турында сорашыр идем... Гаеп ташламас идем, әлбәттә. Кайберәүләр әти-әнисен бөтен гомере буе җыелган ачуын белдерер өчен эзли бит. Әмма бу минем очрак түгел. Безнең очрашу бер-беребезне өйрәнү генә булачак. Кайдадыр укыган идем, туганнарны эзләү – үзеңне эзләү ул. Һәр кеше үзенең нәселен белергә тиеш. Үземне тәрбияләп үстергән әти-әнием нәрсә әйтәме? Әти дәшми, башка ир-атлар кебек үк, ул барысын да эчендә тота, тик гаепләми. Әнием мине хуплый, эзләүдә ярдәм итә.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас