Һәр авыл үзенчә матур. Киң һәм иркен урамнары, зур һәм биек йортлары, уңышларга бай бакчалары, яшел сукмаклары белән күркәм, ә шулай да аларның төп бизәге – анда яшәүчеләр. Бүген авыллар күзгә күренеп үсә һәм киләчәккә ышаныч белән карый. Шуның белән бергә аның үткәннәрен онытырга хакыбыз юк. Кайсы гына авылны алма, аның һәркем сокланырлык тарихы бар.
Быел, мәсәлән, Ямакай авылының 100 еллык юбилеен билгеләячәкләр. Туган көн бәйрәмнәрен һәрчак көтеп алабыз, ә менә авылның гасырлык юбилее анда яшәүчеләр генә түгел, ә тоташ авыл биләмәсе өчен олы вакыйга.
Әлеге уңайдан үткәрелүче “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме алдыннан, аны 17 августка планлаштыралар, торак пунктта һичкайчан күрелмәгән хәл күзәтелә. Урындагы үзидарә, җәмәгать оешмалары һәм киң мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеш мәсьәләләре буенча район комиссиясе рәисе, мәдәният идарәлегенең методик үзәк мөдире Вологжина Елена Рим кызы җитәкчелегендәге бер төркем ирекмәннәр бәйрәм үткәреләчәк урынны төзекләндерүдә ярдәм тәкъдим иткән.
Әйткән сүз – аткан ук, 3 августта Ямакай авылының халык арасында “Яшел чаукалык” дип йөртелгән матур табигатьле мәйданчыгында иртә белән эшкә керешәләр.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз