Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
8 Августа 2019, 09:15

67 яшьтә бала тапкан әни ни хәлдә?

Сезгә 50, 60 һәм хәтта 65 яшь һәм сезнең бәби сөясегез киләме? Мотлак үзегезнекен! Булдыраласыз! Дөньяда моңа мисаллар тулып ята.

Сезгә 50, 60 һәм хәтта 65 яшь һәм сезнең бәби сөясегез киләме? Мотлак үзегезнекен! Булдыраласыз! Дөньяда моңа мисаллар тулып ята.
Шуларның берсе — Румыниядән Андриана Илиеску. 67 яшьтә аңа табиблар ярдәме белән авырга калырга насыйп була. Һәм ул бердәнбер баласын таба.
Моннан соң күп дуслары, эгоизмда гаепләп, аңардан ваз кичкән. Ләкин бүген аннан да бәхетлерәк кеше юк. Кызы Элизага 15 яшь инде. Андриананың иң зур теләге — баласының 18 яшен күрү. Үзе үлгәннән соң ул Элизага авырга калырга булышкан табибы ярдәм итеп торуын тели. Ул кызына җитәрлек акча да туплаган.
Андриана — филология фәннәре докторы, профессор, ул балалар язучысы буларак та танылган. Кызы исә математиканы үз итә икән.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас