Узган ял көннәрендә Стәрле елгасы буендагы канлы драма турында билгеле булды. Анда килгән ашыгыч ярдәм медиклары Стерлетамак районында туып-үскән 32 яшьлек егетнең җансыз гәүдәсен табып ала. Полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең шәхесен ачыклаган һәм гаепле кешене ачыклый башлаган.
Тиздән полицейскийлар эзгә төшә һәм шикләнелүчене тоткарлый. Ул элек караклык өчен хөкем ителгән 48 яшьлек ир булып чыга.
Сорау алу вакытында ул мәрхүм егет һәм хатыны белән пляжда спиртлы эчемлекләр куллануы турында сөйли. Кинәт ир-егетләр арасында низаг килеп чыга һәм ул, кызып китеп, пычак белән егетнең ботына кадый.
“Шаһитлар шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма зыян күрүче медиклар килгәнче үлгән”, - диделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Кулга алынучыга карата җинаять эше кузгатылган.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган