Бу хәл Куергазы районының Якшимбәт авылында булган.
Әнисе сабыен машинадан чыгаргач,бала машина алдына барып баскан.
Хатын машинаны кул тормозына куярга оныткан, шунлыктан машина урыныннан кузгалып киткән һәм баланы бәрдергән.
Нәтиҗәдә, баланы ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр. Ул төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Йөрәк парәләрегезгә аеруча игътибарлы булыгыз, ата-аналар!
"Кызыл таң" сайтыннан алынган