Әбҗәлил районында коточкыч хәл булган. Ир белән хатын, Белореттан килеп, шушындагы бер авыл фермасына мал караучы һәм савучы булып эшкә урнашалар.
2 августта, ял көннәрендә, алар мәҗлес корырга була. Нык кына сыйланганнан соң ир йокларга ята, хатын исә банкетны дәвам итмәкче була һәм икенче бер иргә кунакка китә.
Исерек булганлыктан, ул анда бара да ятып йоклый. Ә ире, уянып, аны эзләргә керешә. Хатынын яңа танышларының йортыннан барып тапкач, ярсуыннан канга батырганчы кыйнап ташлый.
Йорт хуҗасы эштән өенә кайткач, кунагының үле гәүдәсенә тап була һәм полиция чакырта.
Көнчел ир тотылган, аны төрмә көтә.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган