Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
6 Августа 2019, 06:49

Сак булыгыз, алдыйлар!

Стәрлетамакның полицейскийлары яңа төр мошенниклык очракларын теркәгән. Бу юлы җинаятьчеләр су счетчикларын алыштыру тәкъдиме белән корбанын алдый. 84 яшьлек ир ялган “Водоканал вәкилләре”нең беренче “клиенты” булган. Аңа фатирына таныш булмаган кыз кереп, үзен Аза дип таныштырган һәм бабайның фатирында су приборы урнаштырачак, дип белдергән.

“Җайланманың бәясе 35 мең сум. Әмма пенсионер үзенең ул кадәр акчасы булмавы турында әйтә. Бу вакытта фатирга тагын бер кыз, янәсе, “Водоканал хезмәткәре” кергән. Кызлар прибор өчен түләүне таләп итә. Нәтиҗәдә, ул нибары 5 мең сум акча табып, аларга тапшыра. Акчаны алып, ирдән бер кәгазь кисәгенә кул куйдырып чыгып киткәннәр. Алар исәпләү приборын куймаганнар”, - дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Алдакчыларның билгеләре: беренче кызга якынча 20 яшьләр, буе 158 сантиметр, ябык гәүдәле. Уң кулында татуировкасы бар. Икенчесенә 23-24 яшь, буе 160 сантиметр чамасы, уртача гәүдәле. Аягында татуировкасы бар.
Эзләнелә торган мошенникларга кагылышлы нинди дә булса мәгълүматларга ия булучыларны полициягә 8 (3473) 20-45-31, 20-45-34 яки 02 (102-мобиль) шалтыратуларын сорыйлар.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас