Благовар хәбәрләре
+34 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
6 Августа 2019, 12:23

Радий Хәбиров – көчле йогынтылы җитәкче!

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы белгечләре быел июльдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны Русия субъектларының “бик көчле йогынтылы” башлыклары исемлегенә керткәннәр.

Июнь белән чагыштырганда, Радий Хәбировның, 26нчы урыннан 19нчыга күтәрелеп, көчле йогынтылы губернаторлар исемлегенә керүен билгели рейтинг төзүчеләр.
– Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Дмитрий Медведев белән очрашу һәм Ишембайда үзенчәлекле икътисади зона булдыру хакында хөкүмәт башлыгының хуплавы фонында бик көчле йогынтылы төркемгә күчә, – дип ачыклык кертә белгечләр.
“Бик көчле йогынтылы” башлыклар рейтингын Мәскәү мэры Сергей Собянин ача, икенче урында - Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, өченчедә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Исемлекне ЯНАО губернаторы Дмитрий Артюхов яба.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас