Благовар хәбәрләре
+19 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
6 Августа 2019, 06:44

Җир тагын машина корбаны таләп итә...

Уфада өч ел элек «Лада-Калина» машинасы җир астына төшеп югалган урында янә чокыр барлыкка килгән.

Уфада өч ел элек «Лада-Калина» машинасы җир астына төшеп югалган урында янә чокыр барлыкка килгән.
Уфаның Интернациональ урамында 4 августта яңа чокыр барлыкка килгән. Өч ел элек нәкъ менә шушы урында «Лада-Калина» машинасы убылып төшеп китеп югалган иде. Исегездә булса, ул машинаны тапмадылар.
Әлеге чокыр фоторәсемнәрен берәү Instagram социаль челтәрендә бастырган.
Фотосурәттә бер метрлы чокыр күренеп тора. Анда кешеләр үз машиналарын куя, йортлар да бу урын янында урнашкан.
"Йорт та шунда төшеп киткәнче хакимият бу проблемага күз йомар, күрәсең", - дип фаразлый социаль челтәрдә утыручылар.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас