Ул дөрес куелмаган булган.
Бу хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Ике яшьлек кыз әнисе һәм нәнәсе белән балалар мәйданчыгына барганнар. Әйтергә кирәк, аны анда яшәүчеләр үзләре эшләгән.
- Балага өйдә утыру күңелсез булды һәм без аңа анда кызыграк булыр дип алып бардык. Таган җайланмасы нәкъ аның башына җимерелеп төште, - дип сөйли кызның әнисе.
Зыян күргән сабыйны башта урындагы дәваханәгә китерәләр. Әмма күпмедер вакыттан соң табиблар баланы Мәскәү клиникасына озаткан. Кызның хәле бик авыр.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган