1 августта тагын бер якташыбыз олы юбилеен билгеләде. Мәкълүфә Сәйфетдин кызы Абдулхаковага — 90 яшь. Ул редакциягә якын яши һәм без аны бик еш күреп торабыз. Мәкълүфә әби матур итеп киенеп, йомшак кына атлап магазинга бара. Очрашкан саен туктап сөйләшеп алабыз, ул район гәзитендә эшләр барышы, гаилә хәлләре белән кызыксына. Теленнән шөкер өзелмәгән ак яулыклы әби белән бер күрешү үзе бер гомер дигәндәй. Санаулы минутлар эчендә һәркемгә җылы сүзен таба, ихлас теләкләрен җиткерә. Аның белән сөйләшкәннән соң күңелләр бушап калгандай була, өлкән буын вәкилләренең тормышны яратуларына, көчле рухлы булуларына, иртәгәсе көнгә өмет-ышаныч белән яшәүләренә соклану уяна. Мәкълүфә Сәйфетдин кызының тормышын башкаларга үрнәк итеп күрсәтер өчен фильм төшерерлек дисәк тә ялгыш булмас.
Ул бәләкәй генә чагында әти-әнисен югалта, бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Шуңа карамастан, күңел матурлыгын югалтмый, 90 еллык гомер юлын лаеклы үтә. Ире Әниф хатынын кадерләп яши, аны Ходай бүләге дип кабул итә. Үзләренең балаларыннан тыш, оныгын да карап үстерә Мәкълүфә әби. Укып югары белем алу мөмкинлеге тимәсә дә, ул хатын-кызның җир йөзендәге иң төп тәгаенләнеше – мәрхәмәтле ана, тугры хатын, гаилә учагын яклап-саклап торучы уңган хуҗабикә булу бурычын тел-теш тидермәслек итеп башкара. Килен-кияүләрен дә үз балаларыдай якын күрә, моңа җавап итеп аларның чиксез кадер-хөрмәтен тоеп яши. Авылдашлары арасында абруе зур, аны мөселман йолаларын башкаручы остабикә дип беләләр.
Үзе бик күп югалтулар кичергәнлектән, Мәкълүфә Сәйфетдин кызы читләр кайгысына аңлау белән карый, җылы юату сүзләре белән яшәү көче бирергә тырыша. Әйтергә теләгәннәрен ул еш кына шигырь юллары аша җиткерә, аларны ничек шулай исендә калдыра торгандыр. Менә 90 яше белән котлау тантанасында да ул газиз балалары, оныклары һәм туруннары арасында ничек бәхетле яшәвен шигъри юллар белән бәян итте. Район хакимияте башлыгы урынбасары И.Р.Баһаутдинов һәм Языково авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Еникеев хөрмәтле юбилярга РФ Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды. 90 яшьлек олуг юбилее белән тәбрикләргә кызлары Рәзифә, Әлфизә, Филзә, уллары Рәзиф һәм Азат, оныклары Алсу, Аделина, туруннары Әмир, Азалия килгән иде. Ә гомумән Мәкълүфә әбинең 14 оныгы, 23 туруны бар. Алла бирсә аңа турунының баласын сөю бәхете дә тияр әле.
Бала-оныклары яраткан әни-нәнәләрен көннең-көнендә шатлыклы хәбәрләре, яңадан-яңа уңышлары белән сөендереп кенә тора. Аларның ышанычлы “калкан”ы артында Мәкълүфә әбигә картлыгы да куркыныч түгел, хәер, аның картаерга вакыты да юк, яңа көн туу белән әле бер баласыннан, әле икенче оныгы турында хәбәрләр килеп тора, шуның белән алар кадерле кешеләренең гомерен озынайта.
Мәкълүфә Сәйфетдин кызы, истәлекле юбилей шатлыгын без дә ихлас уртаклашабыз һәм сезгә хәерле картлык, җан тынычлыгы, имин тормыш телибез!