Бишбүләк районында ташландык силос базында 30 яшьлек ир мәете табылган.
23 июльдә аның апасы энесе югалу турында полициягә мөрәҗәгать иткән була.
Егет өеннән 20 июльдә чыгып киткән. Аның 56 яшьлек авылдашы белән табын коруы мәгълүм. Анысы бераз утырганнан соң егетнең каядыр китүен әйткән. Ләкин аның машинасында кан эзләре табыла. Аннары йортыннан дүрт чакрым ераклыкта мәеткә юлыгалар...
Баксаң, шушы көнне бергәләп сыйланганнан соң ирләр сугыша башлаган. Аннары өлкәнрәге яшен үтергән һәм, капчыкка төреп, силос базына илтеп ташлаган...
Элек хөкем ителгән бу бәндәгә кеше үтерү берни дә тормаган,
"Кызыл таң" сайтыннан алынган