Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Җәмгыять
5 Августа 2019, 12:05

Ир белән хатынны үз өйләрендә атып үтерәләр

Свердловск өлкәсендәге Турин бистәсеннән 10 километр ераклыкта урнашкан Тимофеево авылында ир белән хатын үз өйләрендә үтерелгән.

Свердловск өлкәсендәге Турин бистәсеннән 10 километр ераклыкта урнашкан Тимофеево авылында ир белән хатын үз өйләрендә үтерелгән.
Ир белән хатынны үз йортларында атып үтерәләр, ә аларның 21 яшьлек кызлары башы яраланып, дәваханәгә озатыла. Хәзерге вакытта аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Җинаять эше буенча Русия Тикшерү комитетының районара бүлеге тикшерүчеләре, криминалистика бүлеге һәм өлкә Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә көчәйтелгән тикшерү — оператив төркем эшли.
Әлеге коточкыч җинаятьне тикшерү Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсе тарафыннан контрольгә алынган.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас