Кешелек өчен өченче Бөтендөнья сугышы яки атом-төш һәлакәте генә куркыныч тудырмый. Британия галимнәре дөньяны якынлашып килүче табигый һәлакәт – суперцунамилар турында кисәтә. Гаять зур дулкын җир йөзеннән континенталь Еропаны юачак, ди алар.
Миллионлаган кеше һәлак булачак һәм җир йөзеннән күп шәһәрләр юкка чыгачак. Галимнәр шул ук глобаль җылыну - һава температурасының артуы һәм Арктика бозлыкларының эрүе куркыныч һәлакәтнең сәбәбе дип атый. Әйтик, Антарктидада Уилкс бассейнының киңәюе Дөнья океанында су дәрәҗәсенең сизелерлек артуына китерә.
Британия тикшеренүчеләре мөмкин булган суперцунамиларны модельләштергән, ул илнең күпчелек шәһәрләрен юачак һәм хәтта башка дәүләтләрне дә эләктерәчәк, ди алар. Фаразлау буенча, дулкынның биеклеге 12 метрга җитә. Аерым алганда, хәвеф зонасында Норвегия, Нидерланд, Франция һәм Германия урнашкан.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган