Балалар бакчасы хезмәткәрләре суд алдына басачак.
Әстерханның шәхси балалар бакчасыннан 2 яшьлек баланы урлау очрагы буенча анда эшләүче хезмәткәрләргә карата тикшерү эше башланган.
31 июльдә малайның әнисе балалар бакчасына улын алырга килгән. Тәрбиячеләр баланы картәнисе алып китүе турында белдергән. Ә баланың картәнисе ул көнне бөтенләй шәһәрдә булмаган, шуңа да кайгыга калган хатын тиз генә полициягә мөрәҗәгать иткән.
Баланы алып китүченең эзенә төшәргә видеокамералар ярдәмгә килгән, ул 80 яшьлек пенсионер булып чыккан. Полиция хезмәткәрләре малайны әти-әнисенә табып китергән.
Пенсионер әби әйтүенчә, балалар бакчасына ул үзенең оныгын алырга дип барган. Һәм аны алдым дип уйлаган да. Аның туганнары исә 80 яшьлек әбинең психик авыру булуын белдергән.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган