Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Җәмгыять
5 Августа 2019, 12:09

Айгөл Фазыйлованың хәле начарайган...

Онкологиянең авыр төренә каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлова бер айга якын элемтәгә чыкмаганнан соң үзенең хәле турында сөйләгән.

Онкологиянең авыр төренә каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлова бер айга якын элемтәгә чыкмаганнан соң үзенең хәле турында сөйләгән.
«Берничә атна элек ике үпкәдән сыеклык суыртып алуым булды, шуннан соң бер атна әйбәт кенә йөрдем, тик соңрак күкрәкләрдә авырту һәм көчле тын кысылу башланды», - дип сөйли кыз.
Айгөл чираттагы процедураны кичә генә кичергән. Табиблар янә сыеклыкны суыртып ала. Шуннан соң Айгөл әлегәчә үзен начар хис итә. "Йөрергә һәм суларга авыр, төнлә йоклый алмыйм, йокы дарулары да булышмый", ди Айгөл.
Ул үзенә аның якыннары һәм дусларының, шулай ук аның тормышына карата битараф булмаган кешеләрнең догалары аякка басарга ярдәм итәр дип өметләнә.
Тиздән кечкенә улы Әмирнең туган көнен билгеләп үтү өчен аңа көч кирәк булачак, дип яза "Матбугат.ру".
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас