Благовар хәбәрләре
+25 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
5 Августа 2019, 11:59

13 ел буе тайгада качып яткан

Байкал аръягының Могоча шәһәрендә 2006 елда коточкыч фаҗига булган иде. Шунда туып-үскән ир-егет ике хатын-кызга пычак белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булды, ә икенчесе качып котыла алды.

Ир, нәрсә эшләгәнен аңлагач, тайгага качкан. Бу хәл җәй көннәрендә булган. Кыш җиткәнче ул үзенә өй тезегән.
Аны полиция хезмәткәрләре бөтен Русия буйлап 13 ел эзләде, әмма таба алмады. Ләкин ахыр чиктә ул җәзадан кача алмады, быел аны тотканнар.
- 46 яшьлек әлеге ир тотылды. Әлеге вакытта җинаять эше буенча тикшерүләр дәвам итә, - дип белдерде полиция хезмәткәрләре.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас